25 сентября 2014

Табигатебезне саклыйк

Районыбызның экологик торышын яхшырту максатыннан агач утырту айлыгы игълан ителде. Бу чорда авыл җирлекләрендә , оешма-предприятие территорияләрендә агач утырту планлаштырыла. Әмәкәй авылы җирлегендә  бу эш оешкан төстә башкарылды. Авыл җирлеге, мәдәният йорты һәм мәктәп коллективлары Сабантуй үткәрелә торган стадионда агач утырттылар. Киләсе ел Парк һәм скверлар елы булуын да искә алсак, бу өмә бик матур башлангыч булды.


16 сентября 2014

Сәнгатькә гашыйк гаилә


Авылыбызда җырга-моңга һәвәс, сәнгатькә гашыйк гаиләләр байтак. Шуларның берсе- Мирзаяновлар гаиләсе.  Гаилә  башлыгы  Мирзаянов  Шәрипҗан  Шакир  улының  нәсел  җепләре  Актаныш  районы  Табанлыкүл  авылына   барып  тоташа.  Әтисе  кебек  үк  Шәрипҗан  абый  да  укытучы  һөнәрен  сайлый.  Казан  дәүләт  педагогия  институтын  тәмамлап, ул  гомер  буе  география,   физкультура,  музыка  фәннәре  укытучысы  булып  эшли.  Язмыш  җиле  кайларда  гына  йөртсә  дә,  аерылгысыз  дусты-  баянын  кулыннан  төшерми.  Оста  итеп  баянда  уйный ,  матур  итеп  җырлап  та  җибәрә!   Гомере  буе  сәхнәдән  төшми  ул. Аның  моңлы  тавышы  белән  “Озата  барма”,   Яшь  имәннәр”,  “Зәңгәр  күлмәк”  не  сузулары    һаман  да  истә.  Ләкин   инде  ничә  еллар  ул  безнең  арабызда  юк.  Ләкин  үзеннән  соң  ул  сәнгатькә  гашыйк  балаларын, оныкларын  калдырып  китте.  Хәзер  алар  әтиләре ,  бабалары  кебек  сәхнәдән  җыр  сузалар,  өздереп  бииләр.  Бәлки  киләчәктә Мирзаяновлар  нәселендә  Шәрипҗан  абый  кебек  өздереп  гармунда  уйнаучы  оныклар   да  булыр  әле!
  Гөлсинә  апа  гомерен  балалар  укытуга,  тәрбияләүгә  багышлый.  Әмәкәй  урта  мәктәбендә  озак  еллар  тарих  фәнен  укыта.  Лаеклы  ялга  чыккач  та,  кул  кушырып  утырмый,  элеккечә  актив  тормыш  эшчәнлеген  дәвам  итә. Мәдәният  йортында  ин  актив  үзешчәннәрнең  берсе  ул.  Инде 25  елдан  артык  тарихы   булган “Сәйлән”  уен  кораллары  ансамблендә мандолинада  уйный,  төрле  кичәләрдә,  фольклор  күренешләрдә  катнаша,  оста итеп  спектакльләрдә  уйный.  Шуның  өстенә  ул  кул  эшләре,  тәмле   камыр  ашлары   остасы  да  әле.  Аның  төрле җепләрдән  бәйләп  ясалган  чәчәкләре, бәйләнгән  картиналары  күз  явын  алырлык,  өй  эчендә  затлы бизәк  булып  утыралар.  Балаларына, оныкларына,  туганнарга,  таныш-белешкә  бәйләп  биргән   башмаклар,  носкилар,  кофта,  шәлләрнең  саны  исә  бихисап!  Ә  ул   пешергән  чәк-чәкләр, гөбәдия,  пирог, бәлешләр  һәр  табынның  күрке  булып  торалар.  Менә  шундый  оста, уңган булган  безнең  Гөлсинә  апабыз.
   Шәрипҗан  абый белән  Гөлсинә  апаның  өлкән  кызлары   Гөлнара  да  әти-әниләренең  эзеннән  китеп,  укытучы  һөнәрен  сайлый   һәм  үкенми.  Ул , чыннан  да , тумыштан  ук  укытучы  булып  туган.  Казан  дәүләт  университетының  филология  бүлеген  тәмамлап, туган  авылы  Әмәкәй  мәктәбенә  эшкә  кайта  һәм  менә  инде  20  елдан артык  туктаусыз  балаларга  белем  һәм  тәрбия  бирә.  Аның  укыту  өлкәсендә  ирешелгән  уңышлары  санап  бетергесез.  Күп  еллар  инде  аның  укучылары  район  һәм  республика  олимпиадаларында  алдынгы  урыннарны  яулыйлар, төрле  конкурсларда  ул  үзе  дә,  укучылары  да  актив  катнаша,  төрле  дипломнар,  мактау  кәгазьләре,  рәхмәт  хатлары  белән  бүләкләнәләр.   Гөлнара   төрле  ярышларда катнашып,   Казан, Мәскәү  шәһәрләрен  дә  гизеп  кайтты. Үзенең  шәхси сайтын  ачып,  аны даими  тулыландырып  тора.  Сайты  белән   конкурсларда  да  катнаша.  Ә  иң  зур  эше - укучылары белән  “Якты  йолдыз  булып  яна, Әмәкәй күңелемдә”  дип  исемләнгән  авыл сайтын   ачып,  авылның  тарихын,   танылган  кешеләрен  барлап,  туплап  тора!  Бу  - бик  зур  һәм  кирәкле  эш.  Сәнгатьне  дә  читкә  куймый  ул.  Һәр  кичә, концертларда  ул  үзенең  моңлы   җырларын  суза,  матур  итеп әдәби-музыкаль  кичәләр  оештыра. Гөлнарага  киләчәктә  дә  эшендә,  тормышында  зур  уңышлар   телибез.  Әле  аның  яулыйсы  үрләре  алда!
                                             Ландыш Нәбиева, мәдәният йорты директоры

30 августа 2014

Рөстәм Миңнеханов: "Гаилә- дәүләт нигезе ул"


Республика көне алдыннан Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү мәҗлесе узды. Кунакларны бәйрәм белән Рөстәм Миңнеханов үзе котлады. Мондый тантана Татарстанда беренче мәртәбә үткәрелде. Һәм анда 54 гаилә чакырылган иде. Безнең районнан бу үзенчәлекле бәйрәмдә Әмәкәй авылыннан Миләүшә һәм Мияссәр Шәриповлар хөрмәтләнде. "Тәүфыйкълы һәм тырыш балалар үстерүче, татау яшәүче үрнәк гаиләләр буларак сез дә республика үсешенә үз өлешегезне кертәсез",- диде Президент мәҗлес кунакларына. Рөстәм Миңнеханов республиканың иң яхшы гаиләләрен, аларның ил үсешенә керткән өлешләрен  ешрак күрсәтергә өндәде. Кабул итү мәҗлесенең рәсми өлешеннән соң , Татарстан мәдәнияте осталары концерты булды. Миләүшә һәм Мияссәр Шәриповлар шундый зур чарада хөрмәтләнгәннәре өчен республика һәм район җитәкчелегенә чиксез рәхмәтләрен җиткерә.
("Авыл утлары" газетасыннан. 29.08.2014.)

28 августа 2014

Халык җыены

Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар уза. Әмәкәйдә узган халык җыенында район башлыгы Рамил Муллин катнашты. Район сәнгать мәктәбенең Рунар Шәяхметов җитәкчелегендәге тынлы уен кораллары оркестры чыгышын халык бик яратып карады. Рамил Хәмзович хөкүмәт программалары кысаларында район күләмендә башкарылган төзекләндерү эшләре белән таныштырды. Әмәкәй авылында да юллар күтәртелеп, гравий җәелде, мәдәният йортының фасады ремонтланды, инвалидлар өчен пандус эшләнде. Мөмкинлектән файдаланып, халык үзен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте, башкарылган эшләрне бәяләп, рәхмәтен җиткерде.

16 августа 2014

Яшьләр көне

Районыбызда Яшьләр көннәре үткәрү матур традициягә әверелде. Бу бәйрәмне Әмәкәй мәдәният йорты хезмәткәрләре дә оештырды. Мөслимнән, якын-тирә авыллардан  җыелган яшьләр авыл халкы белән берлектә мәдәният йорты каршында  күңел ачтылар. Тат.Бүләр, Октябрь, Әмәкәй  авылы яшьләре, район мәдәният йорты үзешчәннәре концерт номерлары белән чыгыш ясады. Кичәне Тат.Бүләр авылыннан КФУ талибәсе Нәҗипова Эльвина  алып барды. Төрле уеннар  җыр-бию белән бергә үрелеп барды.

09 июня 2014

Саумы, июнь — сабантуйлар ае!


Сабантуй – безнең көтеп алган зур милли бәйрәмебез. Аның бик борынгыга киткән тирән тамырлары бар. Шуңа ул буыннырдан буыннарга күчеп яши, һаман яшь, һаман матур булып кала бирә.
   Сабантуй ул безнең өчен елга бер килә торган күңел ачу көннәре генә түгел. Узган Сабантуйлар хатирәсе, яңа Сабантуйларны  көтеп алу  хисләре безнең күңелләребездә гомер буе тылсымлы бер көч булып яши. Бу көч безне ерак җирләрдән туган авылыбызга алып кайта, туган як һавасын күкрәк тутырып суларга чакырып тора.
                                                    Шау-гөр килә киң болыннар,
                                                    Кырлар һәм су буйлары.
                                                    Котлы булсын, милләттәшләр,
                                                    Әмәкәй Сабантуйлары!         

15 мая 2014

28 апреля 2014

Безнең проект- беренче!

11 сыйныф укучысы Шамс Айдар, авылыбыз тарихына багышланган "Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә" интернет-проекты белән Казанда үткәрелгән "Барысын белергә телим!"  II Регионара балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади проектлар конкурсында катнашып, 1 урынга лаек булды. Афәрин, Айдар!


01 апреля 2014

“Без тормыштан матуррак” - әдәби-музыкаль кичә

Әдип, фән һәм җәмәгать эшлеклесе,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Көмеш кыңгырау” газетасы баш мөхәррире Факил Миңнемөхәммәт улы Сафинга 60 яшь тулды. Шушы юбилейга багышлап, 27 нче март көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында юбилей кичәсе булып узды. Якташыбызны тәбрикләүдә авылыбыздан мәктәп директоры Минныразиев И.М., хуҗалык җитәкчесе Нәбиев А.М., хезмәт ветераны Шәйхәйдәрова К.Б., укытучы Хәкимова Г.Ш., 11 сыйныф укучысы Шамс Айдар катнашты, укучылар әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр.

22 марта 2014

Блогыбыз Халыкара "Татар авыллары тарихы" конкурсында

Авылыбызга багышланган блогыбыз, Халыкара "Татар авыллары тарихы" иҗади һәм тикшеренү эшләре конкурсында катнашып, җиңү яулады. Авылыбыз тарихына битараф булмаган якташларыбызга, дөньякүләм таралган блогыбыз кунакларына, кулланучыларга, конкурсның жюри әгъзаларына  чиксез рәхмәтлебез.

25 февраля 2014

"Җырлы халык бездә, моңлы халык" исемле район смотр-конкурсы

Просмотреть все
Получите собственный

"2014 нче ел- мәдәният елы" кысаларында авыл җирлекләре  үзешчән сәнгатьтә катнашучыларының  "Җырлы халык бездә, моңлы халык" исемле район смотр-конкурсы бара. Әмәкәй авылы  җирлеге үзешчәннәре районыбызның Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында уңышлы чыгыш ясады.


02 февраля 2014

Язучылар белән очрашу



   Авылыбыз бик зур булмаса да, аннан чыккан талантлы, күренекле кешеләребез бар.  Мондый кешеләргә мисал итеп, мин авылыбыз күрке булган, үз таланты белән меңләгән кешеләрнең күңелен яулаган Факил абый Сафинны китерер идем.
Факил абый Сафинга 2 нче гыйнвар көнне 60 яшь тулды. Әле 60 яшь тулса да, ул япь-яшь, матур, шат күңелле.
    Юбилее  уңаеннан, Факил абый Сафинны зурлап очрашуга чакырдык. Ул туган авылы Әмәкәйдә, талантлы яшь язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән кунакта булды. Әлбәттә, барыбыз да аларның килүен зарыгып көттек.  Факил абый үзе дә бу очрашуны көтеп алгандыр, чөнки бу мәктәптә аның балачагы узган һәм шушы мәктәптә  ул укытучы булып та эшләгән. Мәктәпкә дә, мәдәният йортына да , аны яратканга, хөрмәт иткәнгә, авылдашлар күпләп килделәр.
   Факил абый белән очрашу бик кызыклы һәм матур булды. Факил абыйдан интервью алганда, ул үзенең балачагы, олы  тормыш  юлына аяк басуы, беренче тапкыр каләм тотуы турында да бик кызыклы итеп сөйләп бирде, кайчак шаярткалап,  балаларнын күңелен дә күтәрде.
   Янында утырган Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева да, Факил абый турындагы яхшы фикерләре белән уртаклашты. Белгәнебезчә, Факил абый бүген “Көмеш кыңгырау”газатасының баш мөхәррире. Айгөл Әхмәтгалиева “Мәйдан” журналы редакциясендә Факил абый белән  бергә эшләгән вакытларын шундый горурланып, рәхәт итеп, җылы хисләр белән яратып сөйләде. Факил абыйның эзләнүчән, таләпчән, гадел җитәкче булуын, шул ук вакытта олы йөрәкле, аталарча кайгыртучан, изге күңелле , искиткеч күпкырлы талант иясе булуын искәртте. “М.Мәһдиев булганга, дөньяда Гөберчәк авылы барлыгын, Факил Сафин булганга, Әмәкәй авылы барлыгын беләбез. Ул Әмәкәй авылын бөтен дөньяга танытты”,-диде ул.
    Очрашуга Факил абый эшләгән Тат. Бүләр һәм Октябрь мәктәпләреннән дә кунаклар килгән иде. Алар да үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Классташлары Гүзәлия апа һәм Хөснулла абый Хәмидуллиннар, хезмәттәше Хәкимҗан абый Гарифуллин, хезмәт ветераны Клара апа Бакирова  азагында Факил абый үзенең  кызыклы китапларын, “Көмеш кыңгырау”газетасын мәктәпкә бүләк итеп калдырды. Укучылар өчен бу бик зур бүләк булды.
Кич белән авыл халкы мәдәният йортына җыелды.Анда районыбыздан кунаклар да килде. Район башлыгы урынбасары Рушат Солтанов, спорт һәм яшьләр бүлегеннән И.Яппаров, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, язучы  Фоат Садриев, җирлек җитәкчеләре Факил абыйга үзләренең җылы сүзләрен җиткерделәр.  .  Авылдашлары, классташлары, күршеләре истәлекләр белән уртаклаштылар.  Кичәдә укучылар һәм укытучылар тарафыннан Факил абыйның шигырьләре, җырлары яңгырады.

         Мурзина Илүзә, 9 сыйныф укучысы

21 января 2014

Мәүлид бәйрәме



"Рәмзи" мәчетендә Мәүлид бәйрәме зурлап үткәрелде. Бәйрәмне авылыбызның имам-хатибы Хөснулла хәзрәт алып барды. Бәетләр, мөнәҗәтләр, Коръән аятьләре укылды.Бәйрәм  чәй табыны янында дәвам итте.Мәүлид –Аллаһының Расүле-илчесе, Раббыбыз күрсәткән туры юлны күрсәтүче Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөньяга килгән көне. Шуңа күрә ул мөселманнар арасында олугъ бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд рабигүль аеның 11еннән 12 нче көненә каршы төн уртасында Мәккә шәһәрендә туа һәм 63 ел яшәгәч, янә шул ук айның шул ук төнендә Мәдинә шәһәрендә вафат була. Мәүлид – бер генә көн үткәрелми, ә тоташ ай буе дәвам итә. Милади календарь буенча быел ул 12 нче гыйнвардан 13енә туры килә. Мәүлид ае башлангач, кешеләр үзләре теләгәнчә һәм хәлләреннән килгәнчә, туганнарын, якыннарын җыеп табын ашлары уздыралар, кунакка йөрешәләр, Мәүлид укыйлар, Пәйгамбәребезгә күп итеп салават әйтәләр. Әлбәттә, Рәсүлебезнең күркәм холкы, өстенлекләре, гыйбадәт кылулары һәм тормышының башка вакыйгалары турында да искә алына, күркәм вәгазьләр сөйләнелә. Шулай ук Коръән аятьләре, догалар уку, фәкыйрьләрне сыйлау, сәдака бирү дә күркәм гамәлләрдән санала. Кыскасы, бу көннәрдә Аллаһ илчесен никадәр күбрәк зурласак, шулкадәр саваплы булырбыз.

03 января 2014

Факил Сафинга 60 яшь!

Язучы, шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты, филология фәннәре кандидаты Факил Миңнемөхәммәт улы  Сафинга 60 яшь тулды. Якташыбызны матур юбилее белән котлыйбыз. Үзе­нә һәм якын­на­ры­на сә­ла­мәт­лек, ты­ныч­лык, имин­лек те­ли­без! 
счетчик посещений