30 августа 2014

Рөстәм Миңнеханов: "Гаилә- дәүләт нигезе ул"


Республика көне алдыннан Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү мәҗлесе узды. Кунакларны бәйрәм белән Рөстәм Миңнеханов үзе котлады. Мондый тантана Татарстанда беренче мәртәбә үткәрелде. Һәм анда 54 гаилә чакырылган иде. Безнең районнан бу үзенчәлекле бәйрәмдә Әмәкәй авылыннан Миләүшә һәм Мияссәр Шәриповлар хөрмәтләнде. "Тәүфыйкълы һәм тырыш балалар үстерүче, татау яшәүче үрнәк гаиләләр буларак сез дә республика үсешенә үз өлешегезне кертәсез",- диде Президент мәҗлес кунакларына. Рөстәм Миңнеханов республиканың иң яхшы гаиләләрен, аларның ил үсешенә керткән өлешләрен  ешрак күрсәтергә өндәде. Кабул итү мәҗлесенең рәсми өлешеннән соң , Татарстан мәдәнияте осталары концерты булды. Миләүшә һәм Мияссәр Шәриповлар шундый зур чарада хөрмәтләнгәннәре өчен республика һәм район җитәкчелегенә чиксез рәхмәтләрен җиткерә.
("Авыл утлары" газетасыннан. 29.08.2014.)

28 августа 2014

Халык җыены

Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар уза. Әмәкәйдә узган халык җыенында район башлыгы Рамил Муллин катнашты. Район сәнгать мәктәбенең Рунар Шәяхметов җитәкчелегендәге тынлы уен кораллары оркестры чыгышын халык бик яратып карады. Рамил Хәмзович хөкүмәт программалары кысаларында район күләмендә башкарылган төзекләндерү эшләре белән таныштырды. Әмәкәй авылында да юллар күтәртелеп, гравий җәелде, мәдәният йортының фасады ремонтланды, инвалидлар өчен пандус эшләнде. Мөмкинлектән файдаланып, халык үзен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте, башкарылган эшләрне бәяләп, рәхмәтен җиткерде.

16 августа 2014

Яшьләр көне

Районыбызда Яшьләр көннәре үткәрү матур традициягә әверелде. Бу бәйрәмне Әмәкәй мәдәният йорты хезмәткәрләре дә оештырды. Мөслимнән, якын-тирә авыллардан  җыелган яшьләр авыл халкы белән берлектә мәдәният йорты каршында  күңел ачтылар. Тат.Бүләр, Октябрь, Әмәкәй  авылы яшьләре, район мәдәният йорты үзешчәннәре концерт номерлары белән чыгыш ясады. Кичәне Тат.Бүләр авылыннан КФУ талибәсе Нәҗипова Эльвина  алып барды. Төрле уеннар  җыр-бию белән бергә үрелеп барды.
счетчик посещений