15 октября 2011

Әмәкәйлеләр бәйрәме

Мөслимнең "Мизгел" Яшьләр үзәгендә үткән шигърият бәйрәме чын мәгънәсендә әмәкәйлеләр бәйрәме булды.. Бәйрәмгә авылдашыбыз Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Исхакый премиясе лауреаты, язучы һәм шагыйрь, "Көмеш кыңгырау" балалар газетасының баш мөхәррире Факил Сафин һәм районыбызның күренекле язучы , шагыйрьләре кунак итеп чакырылган иде. Кичәдә Мөслим җирлегендә яшәп иҗат итүче, танылган прозаик һәм драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев, А.Алиш исемендәге премия лауреаты, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, районның Зөлфәт исемендәге яшь иҗатчылар клубы җитәкчесе шагыйрә Лилия Садриева, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль- мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Солтанов Рушат Җәүдәтович, 5 китап авторы, ветеран укытучы Роза Хәбибуллина, Татарстанның атказанган укытучысы Роза Низамова, Зөлфәт клубы әгъзалары, шигырь сөюче укучылар, укытучылар, авыл китапханәчеләре катнашты.Бу кичә Факил абый Сафинның "Галәм күзе" дигән өр-яңа шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Факил абый, аның иҗаты турында бик матур, җылы сүзләр әйтелде. Роза апа Низамова (Гайсина) һәм  Роза апа Хәбибуллина да  Әмәкәй кызлары. Алар Факил абыйны яратып, якын итеп, үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Кичәнең беренче өлешендә Зөлфәт клубына йөрүче укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар . Аннары Әмәкәй мәктәбе укучыларына сүз бирелде. Алар Факил абыйның туган авылыбызга, аның кешеләренә багышланган шигырьләрен сөйләде. Кичә залда утыручы һәркем күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.
счетчик посещений