25 июля 2010

Шамкай бездә кунакта!

25 нче июль көнне мәдәният йортында авыл халкы рәхәтләнеп ял итте. Җырчылар Альбина Апанаева , Илгәрәй, биюче Алсу һәм Рәшит Шамкай катнашында зур концерт булды.Артистларның чыгышын халык бик яратып кабул итте. Мондый концертлар авылларда , бигрәк тә ерак районнарда ешрак булсын иде. Җыр-моңга сусаган халыкка бу заманда мондый чаралар бик кирәк.

22 июля 2010

Уракка төштеләр


Быелгы корылык бар кешене тирән борчуга салды. Авыл кешеләре су юклыктан зарлана. Яшелчә һәм бәрәңге бакчаларына карасаң, барысы да кызуга әлсерәп, көеп утыралар. "Быел бәрәңге булырмы?"- дип борчылабыз. Кырдагы игеннең бөртеге дә алтынга тиң. Шушындый кырыс һава шартларында игенчеләребез урып-җыю эшенә керештеләр. Быел да сынатмаслар, дигән ышанычта калабыз. Хәерле сәгатьтә , игенче!

Мәдәният яңалыклары










18 нче июль көнне авылның мәдәният йортында Казан дәүләт аграр университеты студентларының татар халык театры артистлары Рүзилә Җамалиеваның "Кичерә алсаң, кичер..."исемле мелодрамасын күрсәтте. Театрның режиссеры - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев. Аларның уйнауларын авыл халкы бик яратып кабул итте. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Мирзаянович Шагалиев студентларга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм тагын килүләрен теләп калды.

16 июля 2010

Әмәкәй авылына багышланган блогка рәхим итегез!


Хөрмәтле авылдашлар, блогыбыз кунаклары! Бүген авылыбызга багышланган блог ачылды.Без- Әмәкәй урта мәктәбенең "Туган як тарихын өйрәнү" түгәрәге әгъзалары, туган авылыбыз белән Сезне дә таныштырырга уйлыйбыз, хөрмәтле интернет гизүчеләр! Блог мәктәпнең Туган як музее материалларына нигезләнеп төзелде.Әмәкәй авылының үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән кызыксынучылар даими укучыларыбыз булырлар дип ышанабыз. Монда сез авылыбызның тарихи үткәне, мәктәп, мәчет тарихы белән таныша аласыз. Күренекле авылдашларыбыз, шигырь, бәетләр иҗат итүчеләр турында да укый аласыз. Авылыбызга кагылышлы яңалыклар, фотолар урнаштырылып барылачак. Бу эштән Сез дә читтә калмагыз, авылыбыз тарихын язуда катнашыгыз. Хәерле сәгатьтә!
счетчик посещений