01 августа 2017

Рәмзи мәчете шау чәчәктә



Узәк урамда урнашкан Рәмзи мәчете матур чәчәкләре белән кузләребезне иркәли. Бу чәчәкләрне тәрбияләп тору өчен купме хезмәт куела. Бу матурлыкны тудыручы Хоснулла хәзрәт белән Гүзәлия Хавис кызына бик зур рәхмәтлебез.(Гөлнира Вәлиева)

23 июня 2017

22 июня 2017

10 мая 2017

12 февраля 2017

Хәтер көне

Бүген Әмәкәй авылында Әфганстан территориясеннән совет гаскәрләре чыгарылуга 28 ел тулуга багышланган район күләм, юк, районара чаралар үткәрелде. Мөслим, Тукай, Сарман, Минзәлә районнары, Яр Чаллы, Бөгелмә, Чистай шәһәрләреннән килгән әфган сугышы ветераннары белән , район , хәрби комиссариат,авыл җирлеге җитәкчелеге, район җәмәгатьчелеге, әмәкәйлеләр катнашкан бу чаралар ихлас, җылы атмосферада үтте, һәркемне дулкынландырды, шатландырды, күзләргә яшь китерде. Чараларда катнашучылар әфган сугышында һәлак булган Илфар Фаррахов , кайткач арабыздан киткән бертуган Филис, Фаяз Исмагиловлар каберләренә чәчәкләр салдылар, өч бертуган Исмагиловлар йөртына истәлек элмә такта куюда катнаштылар.Әмәкәй мәктәбендә оештырылган бәйрәм табыны артында район мәдәният йорты үзешчәннәренең махсус концерт программасын карадылар, аларга кушылып үзләре дә җырладылар, истәлекләре белән уртаклаштылар. (Солтанов Р.Җ.) Чыганак: https://vk.com/id326642490




10 февраля 2017

"Яшьнәп яшә, җырлы халкым!" район смотр конкурсы

Әмәкәй авыл җирлеге үзенең һәвәскәрләре белән элек - электән дан тоткан төбәк. Ут чыгарып биюче егет,кызлары, моңлы җырчылары, дистәләгән баянда уйнаучылары, сәхнә тутырып уйнаган халык уен кораллары ансамбле белән тамашачы күңелен яулаган үзешчәннәргә элеккеге дан - шөһрәтне саклау, әлбәттә, җиңелләрдән түгел. Бүгенге чыгышлары белән дә алар сынатмадылар . Матур җырлары, биюләре, көлкеле чыгышлары тамашачы күңеленә хуш килде. Мөслимдә, Чаллыда яшәп иҗат итүче авылдашларының да алар белән чыгыш ясаулары ямь өстенә ямь булды. 
Р.Җ.Солтанов. Чыганак:https://vk.com/id326642490
счетчик посещений