25 сентября 2014

Табигатебезне саклыйк

Районыбызның экологик торышын яхшырту максатыннан агач утырту айлыгы игълан ителде. Бу чорда авыл җирлекләрендә , оешма-предприятие территорияләрендә агач утырту планлаштырыла. Әмәкәй авылы җирлегендә  бу эш оешкан төстә башкарылды. Авыл җирлеге, мәдәният йорты һәм мәктәп коллективлары Сабантуй үткәрелә торган стадионда агач утырттылар. Киләсе ел Парк һәм скверлар елы булуын да искә алсак, бу өмә бик матур башлангыч булды.


16 сентября 2014

Сәнгатькә гашыйк гаилә


Авылыбызда җырга-моңга һәвәс, сәнгатькә гашыйк гаиләләр байтак. Шуларның берсе- Мирзаяновлар гаиләсе.  Гаилә  башлыгы  Мирзаянов  Шәрипҗан  Шакир  улының  нәсел  җепләре  Актаныш  районы  Табанлыкүл  авылына   барып  тоташа.  Әтисе  кебек  үк  Шәрипҗан  абый  да  укытучы  һөнәрен  сайлый.  Казан  дәүләт  педагогия  институтын  тәмамлап, ул  гомер  буе  география,   физкультура,  музыка  фәннәре  укытучысы  булып  эшли.  Язмыш  җиле  кайларда  гына  йөртсә  дә,  аерылгысыз  дусты-  баянын  кулыннан  төшерми.  Оста  итеп  баянда  уйный ,  матур  итеп  җырлап  та  җибәрә!   Гомере  буе  сәхнәдән  төшми  ул. Аның  моңлы  тавышы  белән  “Озата  барма”,   Яшь  имәннәр”,  “Зәңгәр  күлмәк”  не  сузулары    һаман  да  истә.  Ләкин   инде  ничә  еллар  ул  безнең  арабызда  юк.  Ләкин  үзеннән  соң  ул  сәнгатькә  гашыйк  балаларын, оныкларын  калдырып  китте.  Хәзер  алар  әтиләре ,  бабалары  кебек  сәхнәдән  җыр  сузалар,  өздереп  бииләр.  Бәлки  киләчәктә Мирзаяновлар  нәселендә  Шәрипҗан  абый  кебек  өздереп  гармунда  уйнаучы  оныклар   да  булыр  әле!
  Гөлсинә  апа  гомерен  балалар  укытуга,  тәрбияләүгә  багышлый.  Әмәкәй  урта  мәктәбендә  озак  еллар  тарих  фәнен  укыта.  Лаеклы  ялга  чыккач  та,  кул  кушырып  утырмый,  элеккечә  актив  тормыш  эшчәнлеген  дәвам  итә. Мәдәният  йортында  ин  актив  үзешчәннәрнең  берсе  ул.  Инде 25  елдан  артык  тарихы   булган “Сәйлән”  уен  кораллары  ансамблендә мандолинада  уйный,  төрле  кичәләрдә,  фольклор  күренешләрдә  катнаша,  оста итеп  спектакльләрдә  уйный.  Шуның  өстенә  ул  кул  эшләре,  тәмле   камыр  ашлары   остасы  да  әле.  Аның  төрле җепләрдән  бәйләп  ясалган  чәчәкләре, бәйләнгән  картиналары  күз  явын  алырлык,  өй  эчендә  затлы бизәк  булып  утыралар.  Балаларына, оныкларына,  туганнарга,  таныш-белешкә  бәйләп  биргән   башмаклар,  носкилар,  кофта,  шәлләрнең  саны  исә  бихисап!  Ә  ул   пешергән  чәк-чәкләр, гөбәдия,  пирог, бәлешләр  һәр  табынның  күрке  булып  торалар.  Менә  шундый  оста, уңган булган  безнең  Гөлсинә  апабыз.
   Шәрипҗан  абый белән  Гөлсинә  апаның  өлкән  кызлары   Гөлнара  да  әти-әниләренең  эзеннән  китеп,  укытучы  һөнәрен  сайлый   һәм  үкенми.  Ул , чыннан  да , тумыштан  ук  укытучы  булып  туган.  Казан  дәүләт  университетының  филология  бүлеген  тәмамлап, туган  авылы  Әмәкәй  мәктәбенә  эшкә  кайта  һәм  менә  инде  20  елдан артык  туктаусыз  балаларга  белем  һәм  тәрбия  бирә.  Аның  укыту  өлкәсендә  ирешелгән  уңышлары  санап  бетергесез.  Күп  еллар  инде  аның  укучылары  район  һәм  республика  олимпиадаларында  алдынгы  урыннарны  яулыйлар, төрле  конкурсларда  ул  үзе  дә,  укучылары  да  актив  катнаша,  төрле  дипломнар,  мактау  кәгазьләре,  рәхмәт  хатлары  белән  бүләкләнәләр.   Гөлнара   төрле  ярышларда катнашып,   Казан, Мәскәү  шәһәрләрен  дә  гизеп  кайтты. Үзенең  шәхси сайтын  ачып,  аны даими  тулыландырып  тора.  Сайты  белән   конкурсларда  да  катнаша.  Ә  иң  зур  эше - укучылары белән  “Якты  йолдыз  булып  яна, Әмәкәй күңелемдә”  дип  исемләнгән  авыл сайтын   ачып,  авылның  тарихын,   танылган  кешеләрен  барлап,  туплап  тора!  Бу  - бик  зур  һәм  кирәкле  эш.  Сәнгатьне  дә  читкә  куймый  ул.  Һәр  кичә, концертларда  ул  үзенең  моңлы   җырларын  суза,  матур  итеп әдәби-музыкаль  кичәләр  оештыра. Гөлнарага  киләчәктә  дә  эшендә,  тормышында  зур  уңышлар   телибез.  Әле  аның  яулыйсы  үрләре  алда!
                                             Ландыш Нәбиева, мәдәният йорты директоры
счетчик посещений