Авылыбызда җырга-моңга һәвәс, сәнгатькә гашыйк гаиләләр байтак. Шуларның берсе- Мирзаяновлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Мирзаянов Шәрипҗан Шакир улының нәсел җепләре Актаныш районы Табанлыкүл авылына барып тоташа. Әтисе кебек үк Шәрипҗан абый да укытучы һөнәрен сайлый. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, ул гомер буе география, физкультура, музыка фәннәре укытучысы булып эшли. Язмыш җиле кайларда гына йөртсә дә, аерылгысыз дусты- баянын кулыннан төшерми. Оста итеп баянда уйный , матур итеп җырлап та җибәрә! Гомере буе сәхнәдән төшми ул. Аның моңлы тавышы белән “Озата барма”, Яшь имәннәр”, “Зәңгәр күлмәк” не сузулары һаман да истә. Ләкин инде ничә еллар ул безнең арабызда юк. Ләкин үзеннән соң ул сәнгатькә гашыйк балаларын, оныкларын калдырып китте. Хәзер алар әтиләре , бабалары кебек сәхнәдән җыр сузалар, өздереп бииләр. Бәлки киләчәктә Мирзаяновлар нәселендә Шәрипҗан абый кебек өздереп гармунда уйнаучы оныклар да булыр әле!
Гөлсинә апа гомерен балалар укытуга, тәрбияләүгә багышлый. Әмәкәй урта мәктәбендә озак еллар тарих фәнен укыта. Лаеклы ялга чыккач та, кул кушырып утырмый, элеккечә актив тормыш эшчәнлеген дәвам итә. Мәдәният йортында ин актив үзешчәннәрнең берсе ул. Инде 25 елдан артык тарихы булган “Сәйлән” уен кораллары ансамблендә мандолинада уйный, төрле кичәләрдә, фольклор күренешләрдә катнаша, оста итеп спектакльләрдә уйный. Шуның өстенә ул кул эшләре, тәмле камыр ашлары остасы да әле. Аның төрле җепләрдән бәйләп ясалган чәчәкләре, бәйләнгән картиналары күз явын алырлык, өй эчендә затлы бизәк булып утыралар. Балаларына, оныкларына, туганнарга, таныш-белешкә бәйләп биргән башмаклар, носкилар, кофта, шәлләрнең саны исә бихисап! Ә ул пешергән чәк-чәкләр, гөбәдия, пирог, бәлешләр һәр табынның күрке булып торалар. Менә шундый оста, уңган булган безнең Гөлсинә апабыз.
Ландыш Нәбиева, мәдәният йорты директоры
Комментариев нет:
Отправить комментарий