15 марта 2013

Кеше китә, җыры кала...

Җиз кыңгырау тагып кына,
Атларда чабып кына,
Кайтыр идем яшьлегемә,
Тик сине алып кына...
      Авылыбыз тарихында онытылмас эз калдырган Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы Солтанов Зөфәр Нургали улын искә алу кичәсе шушы җыр белән башланып китте. "Әмәкәй һәм иске Әлмәт авылы хезмәтчәннәре ягымлы, шәфкатьле, миһербанлы иделәр. Зөфәр Солтанов нәкъ менә шул сыйфатлары өчен яратты, хөрмәт итте аларны. Элекке рәиснең хәер-фатихасымы-хуҗалыкта эш гөрләп барды. Игенчелек, терлекчелек тармаклары буенча еллык эш күрсәткечләре сизелерлек артты. "Правда" хезмәтчәннәре таналар үстерү һәм алардан продукция алу буенча республикада өченче урынны яулады. Хуҗалыкта нәселле атчылык эше дә җанландырылды.  Болар - З. Солтановның колхоз рәисе булып 5 ел эшләү дәверендә яуланган кайбер уңышлары гына" (В.Хәйдәрова "Борак").
      Әмәкәй мәктәбендә узган бу кичәдә шул дәвердә экономист булып эшләгән Бәрия Муллагалиева, парторг Фирдәвис Газтдинов, Симәк мәктәбе директоры, "Алга" колхозы парторгы , хәзерге вакытта "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубының актив әгъзасы Дильфин Ишматов, Әмәкәй урта мәктәбе директоры Ильяс Минныразиевлар Зөфәр абый турында йөрәк түрләрендә сакланган матур хатирәләре белән уртаклашты.Кичәнең икенче өлешендә "Мизгел", "Рәхмәт, тәңрем!", "Борак" китаплары авторы, Зөфәр абыйның апасы Вәсилә Хәйдәрова үзенең истәлекләре белән таныштырды.Вәсилә апаның моңлы җырлары, хискә бай шигырьләре, шагыйрь Әхмәт Дусайлының чыгышы,  Мари Бүләр авылыннан Зинаида Мухдинаның мари такмаклары, Дильфин абыйның тальян гармунда татар халык көйләрен башкаруы белән беррәттән, үзебезнең үзешчәннәребез Гөлнара Хәкимова, Алсу Мухамадиева, Айдар Шамс, Мансур Нуруллин, Азилә Насретдинова, Гүзәл Фарраховалар башкарган җырлар, "Шатлык" бию коллективының дәртле биюләре бәйрәмне тагын да күркәм иттеләр.Чыннан да, хезмәтне, тырышлыкны, игелекне зурлау бәйрәме булды бу. (Виктория Газтдинова)

01 марта 2013

«Яшә, халкым, яңгыра, татар моңы, киләчәккә бәйләп үткәнне...» смотр-конкурсы

Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның «Яшә, халкым, яңгыра, татар моңы, киләчәккә бәйләп үткәнне...» исемле район смотр - конкурсы булып узды. Әмәкәй авылы сәхнәсендә үзешчәннәребез бик матур чыгыш ясадылар.Халык уен кораллары ансамбле инде ничә еллар сәхнәбезнең күрке булып тора. Өлкән яшьтәге үзешчәннәребезнең кичке уен тамашасын тамашачылар яратып кабул итте. Фирдәвис Гумеров, Бания Муллагалиева, Гүзәлия Хәмидуллина, Фидаил Хәсәнов, Виктория Газтдинова, Фирдәвис Газтдинов, Флүр Муллагалиев, Гөләндәм Бәдретдинова, Роза Гайсина, Гөлләрия Вәлиева, Ландыш Нәбиева, Альберт Нәбиевларның чыгышын тамашачылар алкышларга күмде. "Шатлык" бию коллективы үзенең матур биюләре белән шатландырса, Илгизәр Шамс, Гөлнара Хәкимова, Илдар Мөбәрәков, Мансур Нуруллин, Имай Әхмәтгалиев, Гөлзада Нәгыймова, Ришат Садыйков үзләренең моңлы җырлары белән тамашачыны әсир итте. Бания Муллагалиева укыган мөнәҗәтләр дә күңелләрдә изге хисләр уятты. Үзешчәннәребез конкурсның район турында да уңышлы чыгыш ясадылар.
счетчик посещений