Авылым турында шигырьләр

Әмәкәй күңелемдә
Факил Сафин сүзләре һәм көе

Киткән чакта тынып калды
Юл буенда тупыллар.
Ник чакыра яшь  йөрәкне
Җилкендереп чит җирләр?

Кушымта:
Якты йолдыз булып яна
Әмәкәй күңелемдә.
Төшен юлга юрап мине
Көтәдер әнкәй көн дә.

Синдә генә чишмәләрнең
Көмеш икән сулары.
Уйларымда ничәнче кат
Урыйм Калмыя буйларын.

Зәңгәрләнә урманнарың
Офыкларга ямь биреп.
Йөрәгемнең иң түрендә
Кадерле изге җирем.

Кошларның да үз оясы
Кайталардыр ашкынып.
Сагындырдың, туган авылым,
Очып кайтам кош булып.


Авылым минем
Гөлнара Хәкимова сүзләре, Мәсгут Исхаков көе 


Бай тарихлы авыл диләр
 Әмәкәем турында.
Бабаларым иген иккән,
Печән чапкан болында.

Кушымта
Авылым даны җырга күчсен,
Еракларга таралсын.
-Без бит әмәкәйлеләр,-дип,
Горурланырлык булсын.

Өч мәчетле авыл булган,
Гөрләп торган базары.
Күрше авыл егетләрен
Гашыйк иткән кызлары.

Җырга-моңга һәвәс булган
Халкым элек-электән.
Оста биючеләр белән
Сәхнәләрдә дан тоткан.


Мәңге яшә, авылым
Әнием кебек якын күңелемә
Әмәкәем- туган авылым.
Рухыма синнән көч алалсам,
Бәхеткәем таба алырмын.

Һәр балаңа яшәү көче өсти
Җилкәйләрең- назлы сулышың.
Авылымның данын киләчәккә
Илтер өчен минем тумышым.

Һәр балаңның күңелендә син
Калмыякай – гүзәл инешең.
Кочагыңда үткән балачагым сагынып,
Талларыңа кайтып килешем.

Кеше булып, синдә канатланып,
Киң дөньяга очкан улларың.
Онытма, дип, туган нигезеңне.
Чакыралар урман-кырларың.

Йомры Имәнлегең, Борынчыгың,
Яссы саз, Бия суйган, Кымызлык.
Тарихыңда калган бу эзләрнең
Һәммәсенә һәйкәл куярлык.

Сусыл тәмле җиләкләрең пешә
Телле тауның хәтфә битендә.
Җиләк тәме, туган якның яме
Ташкын кебек ургый хисемдә.

Маллар төшеп сусауларын баса
Синең Мунчала күлләреңдә.
Онытылмас синдә үткән гомер
Ирешсәм дә тормыш үрләренә.

Бабам эзен саклый урамнарың
Коесы да – Мурзин коесы.
Тәмле суын эчәр бик күп еллар
Авылымның кече-олысы.

Туган авылым. Изге хатирәләр
Саклый күңел синең турында.
Мәңге яшә, авылым, Әмәкәем,
Илһам биреп, килер буынга.
 Силүзә Мурзина

Калмыям

Яшьлегемне алып кочагыңа
Озатсаң да гүзәл Калмыям,
Тугаеңда яллар итә-итә,
Синең янга барып хәл җыям.

Моңнарыңа мине әсир итеп,
Җырлый-җырлый каршы аласың.
Күңелкәем тулы хис булса да,
Син дә аннан урын табасың.

Һич онытмыйм: чирәм-кәсләр кисеп,
Калмыяда буа буганым.
Ялан тәпи килеш чыклар ярып,
Су буенда казлар куганым.

Күз алдымда көтү кайткан чаклар,
Әнкәемнең маллар куганы.
Токмач өчен диеп, бодай алып,
Калмыяда аны юганы.

Гаҗиз калып сихри назыңа
Йөрим тыңлап сулар агышын.
Күңелемнең нечкә кылларына
Азык итеп аның тавышын.

Килсә язлар сиңа, килә назлар,
Кошлар куна бөдрә талыңа.
Шул чагында анда ял итәргә
Бер кайтырмын әле яныңа.

Сәгыйдулла Зарипов

Калмыя буйлары

Ямьле Калмыя буйлары
Челтерәп аккан сулары
Күңелемне җәлеп итә-
Бармыйча булмас әле.

Калмыя буйларында
Сыгылып таллар үсә.
Шул талларына кунып
Сандугачлар су эчә.

Калмыяга кушыла
Челтерәп аккан чишмәләр.
Калмыяда матур була
Сызылып аткан иртәләр.

Балыкчылар кайтып керми
Калмыя буйларыннан.
Калмыя ул арындыра
Сагышлы уйларыңнан.
Рәмилә Гайсина.


               Авылым минем 
Балачагым үткән назлы бишек
Моңлы да ул, иркә, ягымлы.
Еллар үткән саен горурланып,
Искә алам туган ягымны.
      Әмәкәйдә туып үскән кыз мин,
      Су буйларын күпме урадым.
      Саф һавалы урман-кырларында
      Кәккүкләрдән гомер сорадым.
Җиләк җыйдым чокыр-тауларында,
Гөл-чәчкәдән үрдем тәкыя.
Саф күңелле халкым йөрәгенә
Тик яхшылык, изге җыр сыя.
       Кошлар да бит үз оясын эзләп
       Кире кайта очып, сагынып.
       Туган авылым, мин дә сиңа кайтам,
       Хисләремнән ташып, ашкынып.
                       Синең кызың
Ык елгасы ярларыннан чыга
Ташу китә, ага сулары...
Еллар үткэн саен, сагындырып,
Искә төшә менә шулары.
         Болыннарда яланаяк йөрдем,
         Комлыгыңда күпме кызындым.
         Синнән бары яхшылыклар гына
         Күңеленә җыйган кызың мин.
Урман-кырың, болын-басуларың
Бары яхшылыкка этәрде.
Миңа биргән шәфкать орлыкларың
Гомеремә минем җитәрлек.
         Синнән җыйган шушы орлыкларны
         Мин ашыгам җиргә салырга.
         Горурлыгы, лаек кызы булып,
         Мөслимемдә язсын калырга.
                                                      
                                            Г.Валиева,
                                           балалар бакчасы тәрбиячесе


счетчик посещений