30 декабря 2011

Үзенчәлекле герой

Районыбызда чыгып килүче "Авыл утлары" газетасына быел 80 ел. Шул уңайдан газета редакциясе район мәгълүмат  чараларында ел дәвамында нинди дә булса эз калдырган кешеләр, авторлар арасыында иң-иңнәрен билгеләгән. "Үзенчәлекле герой " номинациясендә  авылыбызның хөрмәтле кешесе Фатыйх ага Салихов җиңүче дип табылган. "Бу номинациядә җиңүчене без радио, телевидение, газетада урын алган язма һәм тапшыру геройлары арасыннан эзләдек.  Һәм бертавыштан 43 ел колхоз рәисе булып эшләгән , шуның 40 елдан артыгын Әмәкәй туфрагына тир тамызып үткәргән , данлыклы "Правда" колхозын барлыкка китергән иң абруйлы җитәкчеләрнең берсе,  Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх Салиховны билгеләдек. Аның турында газетабызның май ае саннарында Дания Заһидуллинаның "Ветеран һәм аның язмышы" исемле күләмле язмасы дөнья күрде. Фатыйх ага- чыннан да, үзенчәлекле шәхес, чын җир кешесе. Тормышында бик күп катлаулы ситуацияләргә юлыгырга туры килсә дә , үзенең көчле характеры, хезмәтенә, куйган максатларына тугрылыгы аркасында, күп нәрсәгә ирешә ул. Иң мөһиме- халыкның тирән ихтирамын, мәхәббәтен яулый." Котлыйбыз Сезне, Фатыйх ага!
счетчик посещений