Әфганчылар

Фаррахов Илфар Рәмзи улы
1960 елның 30 августында Мөслим районы Әмәкәй авылында колхозчы гаиләсендә туган.1967 елда Әмәкәй сигезьеллык мәктәбенә укырга керә.1969 елда пионер сафларына кабул ителә.1974 елда комсомолга кабул ителә.Илфар үзенең тыйнаклыгы,әдәплелеге, иптәшләренә ярдәмчел булуы, зурларга игътибарлылыгы, яхшы укуы белән аерылып тора. Илфар, 1975 елда, 8 классны тәмамлагач, Әлмәт төзелеш техникумына укырга керә. Техникумны “яхшы” билгеләргә генә тәмамлый.Диплом аласы көнне Совет Армиясе сафларына алына.Хезмәткә алынгач, Термез шәһәрендә, аннан соң Әфганстанда хезмәт итә.Отделение командиры сержант Илфар Рәмзи улы Фаррахов 1980 елда Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.1981 елның январенда, үлгәннән соң, “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә.

Исмәгыйлев Филис Фидаил улы

1959 нчы елның 10 нчы сентябрендә туган.1966 нчы елда Әмәкәй урта мәктәбенә укырга керә.8 нче классны тәмамлаганнан соң Әлмәт шәһәренең төзүчеләр техникумына укырга керә.1979 нчы елда армия сафларына алына.Әфганстанның Баграм шәһәрендә хезмәт итә һәм 1981 нче елда хезмәтен тутырып кайта.Армиядән кайткач,читтән торып төзелеш техникумында укый. 2013 елда вафат.

Исмәгыйлов Фаяз Фидаил улы

1964 елның 12 апрелендә туган 1971 елда укырга керә.Әмәкәй урта мәктәбен тәмамлагач,Чаллы шәһәрендә автокрановщиклыкка укый.1882 елда армия сафларына алына.Термез шәһәрендә хезмәт итә.1984 елда армия хезмәтен тутырып кайта.2003 елда вафат булды



Исмәгыйлов Гаяз Фидаил улы
1966 нчы елның 1 маенда туган.1973 елда Әмәкәй урта мәктәбенә укырга керә.1983 елда мәктәпне тәмамлый.1984 елда армия сафларына чакырыла.Әфганстанның Шинданд шәһәрендә хезмәт итә.1986 елда хезмәтен тутырып туган авылына кайта.Армиядән кайтканнан бирле колхозда механизатор булып эшли.Өйләнгән Хатыны Лилия белән бер ул,бер кыз үстерәләр

Солтанов Дамир Шәкүр улы

1963 нче елның 22 нче апрелендә Әлмәт авылында туа.1970 нче елда Әлмәт башлангыч мәктәбенә укырга керә.4 нче класстан укуын Әмәкәй урта мәктәбендә дәвам итә.1980 нче елда мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлый.Армиягә кадәр Яр Чаллы художниклар мәктәбендә укыган.1981 нче елда армиягә алына.Әфганстанга эләгә.6 ай начальник ярдәмчесе булган,соңыннан сугышка кергән.Армиядә яхшы хезмәт иткән өчен әти-әнисенә командирларыннан мактау хатлары килгән.2 ел хезмәт итеп,кабат туган авылына кайткан.Хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә художник булып эшли.Тормыш иптәше белән бер ул,бер кыз үстерәләр.

.

Талипов Таһир Бадыйк улы

1959 елның 25 февралендә сигез балалы гаиләдә иң кечесе булып дөньяга килә.1966 елда Әлмәт башлангыч мәктәбенә укырга керә.Әмәкәй сигезьеллык мәктәбен тәмамлый.Күрше Башкортстанның Бакалы районы үзәгендә ЕПТУ да 2 ел механизаторлар әзерләү курсында укый.Авылда механизатор булып эшли.Аннары ерак Әфганстанда хәрби хезмәтен үти.Армиядән кайткач 2 ел авылда эшли,аннары Ижау каласына китеп урнашып,хәрби заводта эшли.Сәламәтлеге какшау сәбәпле,эштән туктый.2001 елның 25 декабрендә вафат була .Әлмәт авылына җирләнә.

Кашапов Нияз Әскать улы

1967 елның 19 февралендә туа.1974 елда Әлмәт башлангыч мәктәбенә укырга керә.1984 елда Әмәкәй урта мәктәбен тәмамлый.Мөслим районы хәрби комиссариаты приказы белән Минзәләдәге автомәктәпкә укырга җибәрелә.1985 елда армия сафларфна алына.Ерак Әфган җиренә эләгә.Хезмәттә уңганлыгы,тырышлыгы өчен медаль һәм значоклар белән бүләкләнә.Үзен оста шофер итеп таныта,аңа өйрәтергә яшь солдат билгеләнә.Чираттагы рейс вакытында көчле яңгыр ява башлый, ”Туктарга!”командасы бирелә.Яшь солдат машинаны туктата алмыйча, алдагы машинаны бәрдерә.Нияз авыр тән җәрәхәте ала.Аны вертолет белән Ташкентка хәрби госпитальгә озаталар.Сул аягы тездән сынган була. 3 ай дәваланганнан соң Куйбышевка күчерәләр.Анда 2 айга якын була.1987 елда Нияз, хезмәтен тутырып,авылга кайта.Хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәрендә яши,гаиләле.

счетчик посещений