02 февраля 2014

Язучылар белән очрашу



   Авылыбыз бик зур булмаса да, аннан чыккан талантлы, күренекле кешеләребез бар.  Мондый кешеләргә мисал итеп, мин авылыбыз күрке булган, үз таланты белән меңләгән кешеләрнең күңелен яулаган Факил абый Сафинны китерер идем.
Факил абый Сафинга 2 нче гыйнвар көнне 60 яшь тулды. Әле 60 яшь тулса да, ул япь-яшь, матур, шат күңелле.
    Юбилее  уңаеннан, Факил абый Сафинны зурлап очрашуга чакырдык. Ул туган авылы Әмәкәйдә, талантлы яшь язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән кунакта булды. Әлбәттә, барыбыз да аларның килүен зарыгып көттек.  Факил абый үзе дә бу очрашуны көтеп алгандыр, чөнки бу мәктәптә аның балачагы узган һәм шушы мәктәптә  ул укытучы булып та эшләгән. Мәктәпкә дә, мәдәният йортына да , аны яратканга, хөрмәт иткәнгә, авылдашлар күпләп килделәр.
   Факил абый белән очрашу бик кызыклы һәм матур булды. Факил абыйдан интервью алганда, ул үзенең балачагы, олы  тормыш  юлына аяк басуы, беренче тапкыр каләм тотуы турында да бик кызыклы итеп сөйләп бирде, кайчак шаярткалап,  балаларнын күңелен дә күтәрде.
   Янында утырган Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева да, Факил абый турындагы яхшы фикерләре белән уртаклашты. Белгәнебезчә, Факил абый бүген “Көмеш кыңгырау”газатасының баш мөхәррире. Айгөл Әхмәтгалиева “Мәйдан” журналы редакциясендә Факил абый белән  бергә эшләгән вакытларын шундый горурланып, рәхәт итеп, җылы хисләр белән яратып сөйләде. Факил абыйның эзләнүчән, таләпчән, гадел җитәкче булуын, шул ук вакытта олы йөрәкле, аталарча кайгыртучан, изге күңелле , искиткеч күпкырлы талант иясе булуын искәртте. “М.Мәһдиев булганга, дөньяда Гөберчәк авылы барлыгын, Факил Сафин булганга, Әмәкәй авылы барлыгын беләбез. Ул Әмәкәй авылын бөтен дөньяга танытты”,-диде ул.
    Очрашуга Факил абый эшләгән Тат. Бүләр һәм Октябрь мәктәпләреннән дә кунаклар килгән иде. Алар да үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Классташлары Гүзәлия апа һәм Хөснулла абый Хәмидуллиннар, хезмәттәше Хәкимҗан абый Гарифуллин, хезмәт ветераны Клара апа Бакирова  азагында Факил абый үзенең  кызыклы китапларын, “Көмеш кыңгырау”газетасын мәктәпкә бүләк итеп калдырды. Укучылар өчен бу бик зур бүләк булды.
Кич белән авыл халкы мәдәният йортына җыелды.Анда районыбыздан кунаклар да килде. Район башлыгы урынбасары Рушат Солтанов, спорт һәм яшьләр бүлегеннән И.Яппаров, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, язучы  Фоат Садриев, җирлек җитәкчеләре Факил абыйга үзләренең җылы сүзләрен җиткерделәр.  .  Авылдашлары, классташлары, күршеләре истәлекләр белән уртаклаштылар.  Кичәдә укучылар һәм укытучылар тарафыннан Факил абыйның шигырьләре, җырлары яңгырады.

         Мурзина Илүзә, 9 сыйныф укучысы

Комментариев нет:

Отправить комментарий

счетчик посещений