01 мая 2012

Карга боткасы


Галимнәр раславынча, "Карга боткасы", икенче төрле әйткәндә, "Карга туе" йоласын үткәрү борынгы төрки бабаларыбызның мәҗүси ышануларына бәйле. Алар табигатьнең уянуын кара каргалар килүгә бәйләп аңлатканнар. Җылы, матур көннәрне нәкъ менә шул кошлар алып килә, алар килгәч сабанга төшәргә, игеннәрне чәчә башларга мөмкин, дип, каргаларны изге кошка санаганнар. "Карга боткасы" йоласын үтәп, алар көзге муллыкны, ашлы киләчәкне юраганнар, сабанга төшәр алдыннан бәйрәм ясап, күңелләрен күтәргәннәр. Бала-чагаларның, такмаклар әйтешә-әйтешә, барлык кешеләрдән хәлдә барынча ярма, тоз, май, йомырка җыеп, аннары бергәләшеп инеш буенча төшеп яки яр башында зур казан асып, иң оста хуҗабикәдән ботка пешертүләрендә тирән мәгънә бар. "Карга боткасы" төрле авырулардан дәва булып та саналган. Авылыбызның мәдәният йорты каршында быел шундый бәйрәм үткәрелде. Менә тирә-юньгә төтен исе таралды. Учак ягып, зур казан асып җибәрделәр. Бераздан тәмле ботка исе борыннарны кытыклый башлады. Кулларына тәлинкә белән кашык тоткан балалар учак тирәсен әйләндереп алды. Ә ботка пешерүнең ысулы гади икән: төрле ярмаларны бергә кушып, бераз суда тотасың да зур казанга саласың. Учак ялкынында телеңне йотарлык тәмле булып пешә. Богыр-богыр ботка пешә, Уртасына ак май төшә. Яу, яңгырым, яу, яу. Яу, яу, яңгыр, яу! Яу, яу, яңгыр, яу!

Комментариев нет:

Отправить комментарий

счетчик посещений