04 февраля 2012

Мәүлид бәйрәме


Рабигүл әүвәл аеның 11 нче киче – Ислам дөньясында зур тантана. Бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу төнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләлләһү галәйхи вә сәллләм дөньяга килгән. Мәүлидин-Нәби (гар. مَوْلِدُ آلنَبِيِّ‎‎) – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туу көнен бәйрәм итү . Раббигыль-әүвәл аеның 11 көнендә билгеләнә. Бәйрәм бер ай дәвам итә. Кайсыбер мөселман илләрендә бөек бәйрәм буларак үткәрелә. 20 гыйнвар – Һиҗрәт кичәсе көне. Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм аның сәхабәләренең туган шәһәрләре Мәккәдән (Ясриб) Мәдинә шәһәренә мәҗбүри күчеп киткән, һиҗрәт иткән көн. Шушы көннән, ягъни 622 елның 16 июль көненнән башлап, мөселман ел исәбе – һиҗри ел исәбе башлана. 4 февраль – Мәүлид бәйрәме. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Бу изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, хәер-садака (зәкят) өләшенә. Күп кенә мөселман илләрендә факеллар һәм фонарьлар кабызып, тантаналы мәрасимнәр уздырыла. "Мәүлид” сүзе гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә туу, ягъни Пәйгамбәребез Мәхәммәд дөньяга килгән дигәнне аңлата. Ул шушы айның 11 нче төнендә туган ( миляди белән 570 елның 27 апрелендә). Аллаһы тәгалә аңа Кәръән иңдерде, Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә вә бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә, аның шәфәгатен өмет итеп салаватлар әйтелә. Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре аңа пәйгамбәрлек бирде. Ул, Аллаһы Тәгаләнең иң якын Илчесе буларак, тугры юлны, дөнья вә ахирәттә мәңгелек бәхет-сәгадәткә, рәхәткә ирешү юлын Ислам дине аша күрсәтте, изгелеккә өйрәтте, яхшылык белән яманлыкны, матурлыкны танытты. Коръәндәге аятъләр-безгә дәлил, безгә хөкем. Соңгы елларда Мәүлид бәйрәме мәчетләрдә, мәдәният үзәкләрендә массакүләм төстә үткәрелә башлады. Безнең Әмәкәй авылындагы Рәмзи мәчетендә дә Мәүлид бәйрәме үткәрелде.Бәйрәмне авылыбызның имамы Хөснулла хәзрәт алып барды. Гүзәлия Хәмидуллина, Гөлсинә Мирзаянова, Гөлнира Вәлиева, Гөлнара Хәкимовалар бәйрәм турында сөйләделәр, бәет, касыйдәләр укыдылар, Бания Муллагалиева исә мөнәҗәтләр укыды. Аннары ңомга намазы укылды. Хөрмәтле авылдашлар! Мәчеткә , җомга намазларына йөрик, кылган гамәлләребез, ниятләребез яхшылыкка гына булсын!

Комментариев нет:

Отправить комментарий

счетчик посещений