25 ноября 2011

Авылда каз өмәләре гөрли

Татар халкының гүзәл бер йоласы-  каз өмәсе. Безнең әби-бабаларыбыз каз мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Каз итен аш-су өчен бик әйбәтләп файдалана белгәннәр. Каз өмәсен бигрәк тә кызлар көтеп алган. Аннан читтә калмас өчен, алар бәбкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз салып куйганнар. Бу гаиләгә охшарга, ярарга тырышканнар. Каз өмәсе – ул матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы.
Йолкыган казларны көянтәгә асып, кызлар чишмәгә, су буена алып төшкәннәр., суда казларны юганнар. Гадәттә, гармуннар асып, кызлар белән бергә егетләр дә чишмәгә төшкән.Казларны юып кайтуга, хуҗабикә каз маенда коймак, тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп көтеп торган. Кичке мәҗлес тәмамлангач, йортта яшьләр уены оештырылган.
Халкыбызның бу йоласы әле дә саклана. Авылларда хәзер дә күпләп каз-үрдәк асрыйлар, җыелып каз өмәләре үткәрәләр.

Комментариев нет:

Отправить комментарий

счетчик посещений