12 июня 2011

Сабантуй- 2011

12 нче июнь көнне авылыбызда сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне авылыбызның имам-хатибы Хөснулла хәзрәт ачып җибәрде."Ык" агрофирмасының "Дуслык" бүлекчәсе җитәкчесе Илнур Зарипов игенчеләргә, ел дәвамында төрле өлкәләрдә тырыш хезмәт куйган һәркемгә рәхмәтен җиткерде, кыр батырларын бүләкләде.Район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Гөлдәмия Смелова якташларын бәйрәм белән котлады, ятим балаларны үз канатлары астына сыендырган гаиләләргә рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде.Авылдашларына район башлыгының да котлавын җиткерде.Аннан соң милли уеннар, спорт ярышлары башланды.Сабантуйның бизәге-ат чабышы белән татарча көрәш. Ат чабышында үзебезнең авыл егете Имай Әхмәтгалиев икенче килде. Ә сабантуй батыры исеменә Рөстәм Тимергалиев лаек булды. Көн салкынча булуга карамастан, авыл халкы чын күңелдән бәйрәм итте.

Комментариев нет:

Отправить комментарий

счетчик посещений