Районыбызда чыгып килүче "Авыл утлары" газетасына быел 80 ел. Шул уңайдан газета редакциясе район мәгълүмат чараларында ел дәвамында нинди дә булса эз калдырган кешеләр, авторлар арасыында иң-иңнәрен билгеләгән. "Үзенчәлекле герой " номинациясендә авылыбызның хөрмәтле кешесе Фатыйх ага Салихов җиңүче дип табылган. "Бу номинациядә җиңүчене без радио, телевидение, газетада урын алган язма һәм тапшыру геройлары арасыннан эзләдек. Һәм бертавыштан 43 ел колхоз рәисе булып эшләгән , шуның 40 елдан артыгын Әмәкәй туфрагына тир тамызып үткәргән , данлыклы "Правда" колхозын барлыкка китергән иң абруйлы җитәкчеләрнең берсе, Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх Салиховны билгеләдек. Аның турында газетабызның май ае саннарында Дания Заһидуллинаның "Ветеран һәм аның язмышы" исемле күләмле язмасы дөнья күрде. Фатыйх ага- чыннан да, үзенчәлекле шәхес, чын җир кешесе. Тормышында бик күп катлаулы ситуацияләргә юлыгырга туры килсә дә , үзенең көчле характеры, хезмәтенә, куйган максатларына тугрылыгы аркасында, күп нәрсәгә ирешә ул. Иң мөһиме- халыкның тирән ихтирамын, мәхәббәтен яулый." Котлыйбыз Сезне, Фатыйх ага!
30 декабря 2011
25 ноября 2011
Авылда каз өмәләре гөрли
Татар халкының гүзәл бер йоласы- каз өмәсе. Безнең
әби-бабаларыбыз каз мамыгыннан мендәр, түшәк,
ястыклар ясаганнар. Каз итен аш-су өчен бик әйбәтләп файдалана
белгәннәр. Каз өмәсен бигрәк тә кызлар көтеп алган. Аннан читтә калмас
өчен, алар бәбкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз салып куйганнар.
Бу гаиләгә охшарга, ярарга тырышканнар. Каз өмәсе – ул матур итеп
аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы.
Йолкыган
казларны көянтәгә асып, кызлар чишмәгә, су буена алып төшкәннәр., суда
казларны юганнар. Гадәттә, гармуннар асып, кызлар белән бергә егетләр
дә чишмәгә төшкән.Казларны
юып кайтуга, хуҗабикә каз маенда коймак, тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп
көтеп торган. Кичке мәҗлес тәмамлангач, йортта яшьләр уены оештырылган.
Халкыбызның бу йоласы әле дә саклана. Авылларда хәзер дә күпләп каз-үрдәк асрыйлар, җыелып каз өмәләре үткәрәләр.
09 ноября 2011
Рухыбыз яңара
Быел да Ураза һәм Корбан гаетләре бик матур үтте. Мәчеттә узган Корбан
гаетенә күрше Әлмәт авылыннан да
килделәр. Барысы 35 кеше җыелды. Хөснулла хәзрәт алдан ук халыкка чакыру кәгазьләре таратты. Гает
намазыннан соң, мөфти Илдус хәзрәт,
район мөхтәсибе Мөнир хәзрәтнең , район башлыгы Ришат Хәбиповның
котлаулары җиткерелде. Җирле үзидарә
башлыгы Ринат Шагалиев, “Ык” агрофирмасының “Дуслык “ бүлекчәсе җитәкчесе Альберт
Нәбиев та авылдашларын изге Корбан гаете
белән котлап, үзләренең теләкләрен җиткерделәр.Гает намазына килүчеләр мәчеткә хәер салып, әрвахлар рухына
дога кылдылар.. Авылда 10 гаиләдә корбан чалынды. Өлкәннәр чиратлап диярлек
корбан ашына йөрде. “Ык” агрофирмасының “Дуслык “ бүлекчәсе корбанга үгез суйды
һәм авыл халкын ашханәгә корбан ашына җыйды. Бәйрәм табынын бүлекчә җитәкчесе Альберт Нәбиев һәм җирлек җитәкчесе Шагалиев Ринат оештырды.
Авыл халкы , шулай ук читтә яшәүче авылдашлар мәчет белән элемтәдә торалар, ураза, корбан бәйрәмнәрендә хәер салалар. “Якупов
Фәрит, Гайсина Равилә, Катмыш авылыннан Зөһрә апа Габделмәҗит кызы, Яңа
Карамалыдан Нургалиева Гөлсинә, Зәйнетдинов Илгиз, Александр Степанович 500 әр
сум, Нәбиев Сабирҗан 1000 сум хәер кертте.
Мубараков Илгиз һәрвакыт акчалата ярдәм күрсәтеп тора. Шулай ук Шәрипов
Мияссәр, Хасанов Фидаиллар бәйрәм алдыннан мәчеткә кирәкле әйберләр ясап бирделәр. Быел җәй зиратка бик матур
итеп капка эшләнде. Бу эшне Латипов Хәлим, Насретдинов Фәрит һәм Мухамадиев
Алмарислар башкарды. Игелекле гамәлләре өчен барысына да зур рәхмәтемне
җиткерәм. Авылдашларны мәчеткә, җомга намазларына көтеп калам”,-ди Хөснулла
хәзрәт.
Бүгенге көндә авылыбызның күрке булып торган
“Рәмзи” мәчетенең иман йорты булып торуы, мәчеттә дини чаралар уза башлавы, халыкның акрынлап
дини якка игътибарлырак була баруы сөендерә генә.
Мәчеткә дин нигезләрен өйрәнергә, укырга йөри
башларлар.Бу вакыйгалар Әмәкәйнең дини
тормышына яңа матур бер сәхифә буларак язылыр.
03 ноября 2011
Сайтыбыз 2 нче урында!
Ниһаять,"Белем җәүһәрләре" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә йомгак ясалды.
Бәйгенең финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы "Казан" милли-мәдәни үзәгендә үткәрелде. . Тантананың исә "Яңа гасыр" телеканалының "Хәерле иртә" тапшыруы алып баручысы Раил Өметбаев һәм бәйгенең оештыручысы Раил Гатауллин алып бардылар.
Бәйгенең финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы "Казан" милли-мәдәни үзәгендә үткәрелде. . Тантананың исә "Яңа гасыр" телеканалының "Хәерле иртә" тапшыруы алып баручысы Раил Өметбаев һәм бәйгенең оештыручысы Раил Гатауллин алып бардылар.
15 октября 2011
Әмәкәйлеләр бәйрәме
Мөслимнең "Мизгел" Яшьләр үзәгендә үткән шигърият бәйрәме чын мәгънәсендә әмәкәйлеләр бәйрәме булды.. Бәйрәмгә авылдашыбыз Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Исхакый премиясе лауреаты, язучы һәм шагыйрь, "Көмеш кыңгырау" балалар газетасының баш мөхәррире Факил Сафин һәм районыбызның күренекле язучы , шагыйрьләре кунак итеп чакырылган иде.
Кичәдә Мөслим җирлегендә яшәп иҗат итүче, танылган прозаик һәм драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев, А.Алиш исемендәге премия лауреаты, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, районның Зөлфәт исемендәге яшь иҗатчылар клубы җитәкчесе шагыйрә Лилия Садриева, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль- мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Солтанов Рушат Җәүдәтович, 5 китап авторы, ветеран укытучы Роза Хәбибуллина, Татарстанның атказанган укытучысы Роза Низамова, Зөлфәт клубы әгъзалары, шигырь сөюче укучылар, укытучылар, авыл китапханәчеләре катнашты.Бу кичә Факил абый Сафинның "Галәм күзе" дигән өр-яңа шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Факил абый, аның иҗаты турында бик матур, җылы сүзләр әйтелде. Роза апа Низамова (Гайсина) һәм Роза апа Хәбибуллина да Әмәкәй кызлары. Алар Факил абыйны яратып, якын итеп, үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Кичәнең беренче өлешендә Зөлфәт клубына йөрүче укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар . Аннары Әмәкәй мәктәбе укучыларына сүз бирелде. Алар Факил абыйның туган авылыбызга, аның кешеләренә багышланган шигырьләрен сөйләде. Кичә залда утыручы һәркем күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.
16 сентября 2011
“Кояшкай “ балалар бакчасы
“Кояшкай “ балалар бакчасы 1992 нче елда сафка баса. Бүгенге көндә 1 катнаш төркем эшли. Төркемдә 12 бала исәпләнә. Шакирянова И.И -мөдир, тәрбияче -
Валиева Г.А. Гайнетдинова Р.З.- кече тәрбияче, Хабибуллина Н.М.- пешекче.
Валиева Г.А. Гайнетдинова Р.З.- кече тәрбияче, Хабибуллина Н.М.- пешекче.
Тәрбияче Гөлләрия Вәлиеваны балалар арасында күрәсез. Гөлләрия Вәлиеваның авылыбызга багышланган шигырьләре белән сайтыбызның "Авылым турында шигырьләр" бүлегендә таныша аласыз.
22 августа 2011
Уңыш-2011
"Ык" агрофирмасының "Дуслык" бүлекчәсе басуларында да урып-җыю эшләре гөрли . Басулардан комбайннар урган икмәк амбарга кайтарыла. Ә амбар алдында икмәкне чистарту өчен, мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, җирле үзидарә, бухгалтерия хезмәткәрләреннән 3 сменада эш оештырылган. Көннәр шулай матур торса, урып-җыю эшләре тиз төгәлләнер, алла боерса!
Подписаться на:
Сообщения (Atom)


