29 октября 2010

Якты маяк син, Укытучым!

28 нче октябрь көнне авылыбызның мәдәният йортында шул исемдәге кичә үткәрелде. Якташыбыз язучы һәм шагыйрь , Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге һәм журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Факил Сафинга багышланган бу кичә районыбызның мәдәният йорты директорлары һәм китапханәчеләрнең семинарында күрсәтелде. Очрашу кичәсенә шулай ук якташларыбыз Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе язучы Фоат Садриев, балалар шагыйре , А.Алиш премиясе лауреаты Мөҗәһит Әхмәтҗанов, районыбызда эшләп килүче "Зөлфәт" клубы җитәкчесе шагыйрә Лилия Садриевалар килде.
Кичәдән күренешләр













17 октября 2010

Беренче җиңүебез

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте оештырган "Белем җәүһәрләре-2010" Халыкара интернет-проектлар бәйгесендә "Укучы- җәүһәр" номинациясендә блогыбыз II дәрәҗә Дипломга ия булды. Кунакларыбызга, матур теләкләрен җиткергән дусларыбызга, киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм итеп торган Җәлилова Гөлназ Илсуровнага зур рәхмәтебезне ирештерәбез.

10 октября 2010

Сайлаулар үтте

2010 нчы елның 10 октябре тарих битләренә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына сайлаулар көне буларак язылып калачак. Бу көнне бөтен Татарстан буенча сайлаулар узды. Мөслим муниципаль районы буенча 19 авыл җирлегеннән 151 депутат , Әмәкәй авылы җирлегеннән 7 депутат сайланды. Авылыбыз халкы сайлауларда актив катнашты. Бүгенге сайланган депутатларыбыз- җирлегебез халкының иң ышанычлы кешеләре. Халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итү өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләрләр дигән теләктә калабыз.

02 октября 2010

Гомер көзләрегез аяз булсын!

Хөрмәтле өлкәннәребез! Кадерле әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Гомер көзләрегез аяз булсын!
Өлкәннәр көне уңаеннан авылыбызда мәктәп һәм "Кояшкай" балалар бакчасы коллективлары лаеклы ялдагы хезмәттәшләрен хөрмәтләделәр. Өлкәннәр укучылар көче белән әзерләнгән концерт карадылар, бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Җирле үзидарә һәм "Ык" агрофирмасының "Дуслык" бүлекчәсе җитәкчеләре авылдагы өлкәннәргә күчтәнәч пакетлар өләште.

01 октября 2010

Туган көнегез белән!

Бүген якташыбыз филология фәннәре докторы, профессор Заһидуллина Дания Фатих кызының туган көне.
Хөрмәтле Дания Фатиховна! Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.Хезмәтегездә зурдан-зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, бетмәс-төкәнмәс энергия, шатлык-куанычлар телибез. Без Сезнең белән чиксез горурланабыз.
Алыгыз Сез бездән котлау сүзен,
Шушы булсын олы бүләкләр.
Тыныч тормыш белән шат яшәгез,
Озын гомер- безнең теләкләр.
счетчик посещений