25 октября 2012

Корбан гаете мөбәрәк булсын!





25 октябрьдә барлык мөселман дөньясы иң кадерле ,  якты, мөбәрәк бәйрәмебез - Корбан гаетен билгеләп үтә. Авылыбызның  "Рәмзи" мәчетендә дә Корбан гаете үтте.Гает намазы укылды.

08 октября 2012

Гомер көзләрегез аяз булсын!


Әмәкәй авылында өлкәннәр ункөнлеге бик матур үтте.Урта мәктәптә һәм балалар бакчасында эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәр өчен  мәктәптә бай эчтәлекле бәйрәм тантанасы булды.Укучылар һәм укытучылар коллективы һәр ветеранга багышлап концерт номерлары күрсәтте, аларны чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр белән зурладылар.Аннары бәйрәм мул табын артында дәвам итте.
Декада ахырында авыл ашханәсендә  дә бик зур бәйрәм үтте. Чараны "Ык" агрофирмасының "Дуслык"  бүлекчәсе, авыл җирлеге, мәктәп коллективы бергәләп оештырды. Бәйрәмнең рәсми өлешендә хуҗалык җитәкчесе Альберт Нәбиев, авыл җирлеге башлыгы Ринат Шагалиев, ветераннар советы рәисе Фирдәвис Гомәров өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен юлладылар.Өлкәннәр хөрмәтенә яңгыраган җырлардан күзләрендә яшь тамчылары ялтыраса да, аларның күңелләре шат иде.Үзләре дә күңел ачтылар: җырладылар да, биеделәр дә. Г. Вәлиева, Г.Мирзаянова, Г.Хәмидуллина, Ф.Нәгыймова, Л.Нәбиева әзерләгән тәмле ашларны авыз итә-итә,  бик озак чөкердәштеләр өлкәннәр. "Ык" агрофирмасы  һәр ветеранга бәйрәм пакетлары да әзерләгән иде.

24 августа 2012

Афәрин, егетләр!

Әлеге егетләр - Әмәкәй урта мәктәбе укучылары, уку алдынгылары Шакирянов Инсаф, Вәлиев Илнар һәм Фаррахов Радик. Әти-әниләренә охшап, хезмәт сөючән егетләр җәйге каникулны да бушка үткәрмиләр. Алар , каникулга чыкканнан бирле,  "Ык" агрофирмасының "Дуслык" бүлекчәсендә  терлекчелек фермасында хезмәт куялар. Илнар белән Радик буаз таналар, Инсаф сыер көтүе көтә.Афәрин, егетләр! (В.Газетдинова фотосы)

12 августа 2012

Рамазан ае мөбәрәк булсын!

Ураза аенда  авылыбызның "Рәмзи" мәчетендә , һәр елдагыча, авылдашларыбыз өчен авыз ачу мәҗлесе үткәрелде.

01 августа 2012

Таныш булыйк!

Фотода мөлаем елмаеп торучы сөйкемле ханымнар - Әмәкәйдә генә түгел, район халкына да билгеле ветеран  укытучылар Хәмидуллина Гүзәлия Хавис кызы (сулда) һәм Мирзаянова Гөлсинә Шәехҗан кызы. Лаеклы ялдагы бу тынгысыз затлар кышкы чорда  район мәдәният бүлеге үткәргән смотр-концертта катнашып, барлык район үзешчәннәрен күркә маенда пешкән тәбикмәкләре белән сыйлаганнар иде. Әле дә тик ятмыйлар-яздан бирле  "Ык" агрофирмасының "Дуслык" бүлекчәсе игенчеләрен тәмле аш-сулары белән сөендерәләр. Алар бүген аеруча шат, чөнки 2012 ел уңышында аларның да лаеклы өлеше бар. (Виктория Газетдинова, "Авыл утлары" газетасыннан)

13 июня 2012

Кыр батырлары

Районыбыз үзәгендә үткән Сабантуйда  кыр батырлары да хөрмәтләнде. Алар арасында инде өченче ел кыр батыры булган авылыбыз уңганы Хәкимов Фәндүс Хәмит улы да бар. "Авыл хуҗалыгы өлкәсе борынгыдан кешелек дөньясы өчен иң кирәкле  һәм игелекле өлкә булып санала. Чөнки, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән һәркем илебез табынын баетуга, өстәлләребезне сыйлы итүгә үзенең зур хезмәтен  куя. Сез дә үзегезнең тынгысыз, тырыш хезмәтегез белән районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерүдә, райондашларыбызның табыны муллыгын арттыруга үз өлешегезне кертәсез. Фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Киләчәктә дә районыбыз, илебез табыны муллыгын арттыруга үзегездән лаеклы өлеш кертерсез дип ышанам.."( Мөслим муниципаль районы Башлыгы Р.Р.Хәбипов котлавыннан)

12 июня 2012

Сабантуй

Сабан туе- халкыбызның иң көтеп алган бәйрәме. Милли гореф-гадәтләребезне саклап калып, традицияләрне буыннан-буынга җиткерүче бәйрәмне һәркем үз итә һәм яратып бәйрәм итә. 10 июнь көнне авылыбызда Сабан туе үткәрелде.

10 мая 2012

Җиңү көне

Бөек Җиңүнең 67 еллыгы авылыбызда зурлап билгелзп үтелде.Обелиск янында уздырылган митингка сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Мәктәп укучылары Җиңү көненә багышланган монтаж куйдылар. Сугыш кырларында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә веноклар салынды.

01 мая 2012

Карга боткасы


Галимнәр раславынча, "Карга боткасы", икенче төрле әйткәндә, "Карга туе" йоласын үткәрү борынгы төрки бабаларыбызның мәҗүси ышануларына бәйле. Алар табигатьнең уянуын кара каргалар килүгә бәйләп аңлатканнар. Җылы, матур көннәрне нәкъ менә шул кошлар алып килә, алар килгәч сабанга төшәргә, игеннәрне чәчә башларга мөмкин, дип, каргаларны изге кошка санаганнар. "Карга боткасы" йоласын үтәп, алар көзге муллыкны, ашлы киләчәкне юраганнар, сабанга төшәр алдыннан бәйрәм ясап, күңелләрен күтәргәннәр. Бала-чагаларның, такмаклар әйтешә-әйтешә, барлык кешеләрдән хәлдә барынча ярма, тоз, май, йомырка җыеп, аннары бергәләшеп инеш буенча төшеп яки яр башында зур казан асып, иң оста хуҗабикәдән ботка пешертүләрендә тирән мәгънә бар. "Карга боткасы" төрле авырулардан дәва булып та саналган. Авылыбызның мәдәният йорты каршында быел шундый бәйрәм үткәрелде. Менә тирә-юньгә төтен исе таралды. Учак ягып, зур казан асып җибәрделәр. Бераздан тәмле ботка исе борыннарны кытыклый башлады. Кулларына тәлинкә белән кашык тоткан балалар учак тирәсен әйләндереп алды. Ә ботка пешерүнең ысулы гади икән: төрле ярмаларны бергә кушып, бераз суда тотасың да зур казанга саласың. Учак ялкынында телеңне йотарлык тәмле булып пешә. Богыр-богыр ботка пешә, Уртасына ак май төшә. Яу, яңгырым, яу, яу. Яу, яу, яңгыр, яу! Яу, яу, яңгыр, яу!

26 марта 2012

"Айлы кичле аулак өйләргә гармун моңы кергән сызылып..."

Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Айлы кичле аулак өйләргә гармун моңы кергән сызылып..." исемле район конкурсы үтте.Бу конкурста авылыбыз үзешчәннәре бик матур чыгыш ясадылар. Район күләмендә 1 урынга лаек булдылар.

04 февраля 2012

Мәүлид бәйрәме


Рабигүл әүвәл аеның 11 нче киче – Ислам дөньясында зур тантана. Бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу төнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләлләһү галәйхи вә сәллләм дөньяга килгән. Мәүлидин-Нәби (гар. مَوْلِدُ آلنَبِيِّ‎‎) – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туу көнен бәйрәм итү . Раббигыль-әүвәл аеның 11 көнендә билгеләнә. Бәйрәм бер ай дәвам итә. Кайсыбер мөселман илләрендә бөек бәйрәм буларак үткәрелә. 20 гыйнвар – Һиҗрәт кичәсе көне. Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм аның сәхабәләренең туган шәһәрләре Мәккәдән (Ясриб) Мәдинә шәһәренә мәҗбүри күчеп киткән, һиҗрәт иткән көн. Шушы көннән, ягъни 622 елның 16 июль көненнән башлап, мөселман ел исәбе – һиҗри ел исәбе башлана. 4 февраль – Мәүлид бәйрәме. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Бу изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, хәер-садака (зәкят) өләшенә. Күп кенә мөселман илләрендә факеллар һәм фонарьлар кабызып, тантаналы мәрасимнәр уздырыла. "Мәүлид” сүзе гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә туу, ягъни Пәйгамбәребез Мәхәммәд дөньяга килгән дигәнне аңлата. Ул шушы айның 11 нче төнендә туган ( миляди белән 570 елның 27 апрелендә). Аллаһы тәгалә аңа Кәръән иңдерде, Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә вә бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә, аның шәфәгатен өмет итеп салаватлар әйтелә. Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре аңа пәйгамбәрлек бирде. Ул, Аллаһы Тәгаләнең иң якын Илчесе буларак, тугры юлны, дөнья вә ахирәттә мәңгелек бәхет-сәгадәткә, рәхәткә ирешү юлын Ислам дине аша күрсәтте, изгелеккә өйрәтте, яхшылык белән яманлыкны, матурлыкны танытты. Коръәндәге аятъләр-безгә дәлил, безгә хөкем. Соңгы елларда Мәүлид бәйрәме мәчетләрдә, мәдәният үзәкләрендә массакүләм төстә үткәрелә башлады. Безнең Әмәкәй авылындагы Рәмзи мәчетендә дә Мәүлид бәйрәме үткәрелде.Бәйрәмне авылыбызның имамы Хөснулла хәзрәт алып барды. Гүзәлия Хәмидуллина, Гөлсинә Мирзаянова, Гөлнира Вәлиева, Гөлнара Хәкимовалар бәйрәм турында сөйләделәр, бәет, касыйдәләр укыдылар, Бания Муллагалиева исә мөнәҗәтләр укыды. Аннары ңомга намазы укылды. Хөрмәтле авылдашлар! Мәчеткә , җомга намазларына йөрик, кылган гамәлләребез, ниятләребез яхшылыкка гына булсын!

30 января 2012

Үзешчәннәребез сәхнәдә!

.Мәдәният йорты директоры Гөлнира Вәлиева, әле күптән түгел генә эшли башласа да, клубка җан кертте. Яңа ел бәйрәме бик күңелле үтте. Илгизәр Шамс, Әлфия һәм Дилшат Латыйповлар, Алсу Мухамадиева, Гөлнара Хәкимова, Илдар Мөбәрәковлар матур җырлары белән күңелләргә бәйрәм рухы өстәделәр.




Ә бүген исә авылыбыз үзешчәннәре Гөлшат Зәйнашеваның  "Күктән төшкән кияү" комедиясен сәхнәләштерделәр. Гөлләрия Вәлиева, Марат Аглиев, Таһир Фаррахов, Гөлшат Зарипова, Виктория Газтдинова, Илмир Вәлиев, Гөлнира Вәлиеваларның уйнауларын халык яратып кабул итте.Булдырасыз, әмәкәйлеләр!





07 января 2012

2012 ел – Аждаһа елы

Гомеребезнең 365 көнен алган 2011 ел да артта калды.Кемнәрнедер бәхетле иткән,  уңыш, җиңү алып килгән, икенчеләргә борчу-мәшәкать, кайгы-хәсрәт, югалтулар китергән Куян елы тарихка кереп калды. Аңа алмашка Аждаһа елы килде. Ул 23 январьдан башланып, 2013 елның 9 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Сөенечең белән кил,Яңа ел!  
Россия тарихы елы
2012 ел илдә Россия тарихы елы итеп игълан ителде.Татарстанда соңгы елларда тарихи мирасыбызны саклауга игътибар аеруча көчәйде. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне шәхсән үзе ныклы контрольгә алды. Димәк, быел тарихыбызны барлауга, аны киләчәк буыннарга саклап  калдыруга тагын да зуррак әһәмият биреләчәк.
2012 ел – татар халкының милләт буларак оешуына, дин-ислам юлына чыгуына сәбәпче булган зур тарихи вакыйгаларның юбилейларына  бай ел.
Йолдызлар ни сөйли?
Астрологлар фаразлаганча, Аждаһа елы иң кызыклы идеяләреңне, башлангычларыңны тормышка ашыру өчен дә менә дигән чор икән. Аҗдаһа елында туганнар өчен (1928, 1940, 1952, 1964, 1976, 1988, 2000 елгылар) зур үзгәрешләр елы булачак. Аларның дәрәҗәләре үсәчәк, уңыш киләчәк, эшлекле яңа элемтәләргә керәчәкләр. Аждаһаларга елның икенче яртысында табыш килүе мөмкин.
“Кыш белән бәйле сынамышлар да халык арасында зур урын тота.
  • Кыш күп карлы булса, җәй яңгырлы булыр.
  • Кыш көне болытлар юлланып торса, җәй җылы булыр.
  • Кышның төньяк бураннары ашлык җыйганда яңгыр китерер.
  • Көн озая башлагач, ягъни әлеге чорда бәс төшсә, җәй ашлык чәчкәндә чык булыр.
  • Гыйнварның унында бәс төшсә, җәй яңгырлы килер. (Ягъни бу көнне игътибарлы булыгыз, бәс бармы, юкмы. Безнең  киләчәк уңыш шуңа бәйле.)
  • Гыйнварның егерме дүртендә булса аяз, бик нәфис килер яз.
  • Алтысында тулы ай, язгы ташу суга бай".
  •   Илдус Фазлетдинов. 
     
     
счетчик посещений