30 августа 2013

Урып-җыю чоры


 Бу көннәрдә авыл урып-җыюны югалтуларсыз башкарып чыгу мәшәкате белән яши. "Ык" агрофирмасының "Дуслык" бүлекчәсе хуҗалык мөдире Шамс Илгизәр ындыр табагына кайткан һәр бөртекнең сыйфатын тикшерә, көннәр коры торганда амбарга урнаштыру ягын кайгырта. Икмәк чистартуга мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, авыл активы җәлеп ителде.

25 августа 2013


Инвалид-спортсменнарның "Идел-Урал" ярдәм фонды инвалидларны спорт, мәдәният, мәгариф өлкәләре буенча   реабилитацияләү эшендә зур урын алып тора. Фонд 1996 елда оеша. "Идел-Урал" фондының төп эшчәнлеге булып, инвалидларга  Россия шәһәрләре буенча ерак походлар оештыру тора. Фондны оештыручы Ракит Яудатович Абдульманов фикеренчә, мондый походлар бер-берләренә якынаюга, үзләренә һәм кешеләргә ышанычны ныгытуга ярдәм итә. Походта катнашучыларны без узебезнең Әмәкәй авылы территориясендә каршы алдык.
счетчик посещений