Авылдашларыбыз Бөек Ватан сугышында

Татарстаннан Бөек Ватан сугышына 560 мең кеше китә. Мөслим районыннан 8140 кеше.
Әмәкәй авыл Советы буенча Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз-380
Район буенча -4361, Әмәкәй һәм Әлмәт авыллары буенча-230 кеше.
Исән кайтучылар-150
Хәзерге вакытта 1 ветеран исән.

Зарипов Сәгыйдулла Хәбибулла улы

1921 нче елның 15 нче июнендә Әмәкәй авылында дөньяга килә.1941 нче елның 6 нчы декабреннән 1942 нче елның 9 нчы маена кадәр Ватан сугышының алгы сызыгында 59 нчы укчы гвардия полкында разведчик булып хезмәт итә.Сугыш кырында авыр яралана һәм 1942 нче елның октябрь аенда тылга озатыла. Сәгыйдулла Зарипов “I дәрәҗә Ватан сугышы “ордены,”Батырлык өчен”медале һ.б. медальләр белән бүләкләнә.96 яшендә вафат булды.
                        

Шәйхуллина Мөшәрәфә Хәлиулла кызы
1920 нче елда Әмәкәй авылында туган.Гаиләдә 3 бала үскәннәр.1937 нче елда җидееллык мәктәпне тәмамлаган.1942 нче елда сугышка киткән.Санитарка булган.1942 нче елда яралана.1945 нче елда ,сугыш беткәч,Әмәкәйгә кайткан. ”II дәрәҗә Ватан сугышы ордены”,”Сугыштагы батырлыклары өчен” медале белән бүләкләнә.






 


Шагалиев Мирзаян Шагали улы
1924 нче елда Әмәкәйдә туган.1944 елда сугышка китә.Белорусиянең Борисово, Витебск шәһәрләрен, Литва республикасының баш шәһәре Вильнюсны , күп авылларны азат итүдә катнаша. Көнчыгыш Пруссия юнәлешендә барган сугышта 1944 елның 1 сентябрендә каты яралана.  8 ай госпитальдә дәвалана. Сугыштагы батырлыклары өчен
I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ”Германияне җиңгән өчен”медаленә лаек була. Вафат булды.


Бөек Ватан сугышында һәлак булган , исемнәре "Хәтер китабы"на кертелгән авылдашлар исемлегетанышырга

Бөек Ватан сугышы чорында авыл
1941 елның 22 нче июнендә башланган Бөек Ватан сугышы районыбызда яшәгән барлык халыклар язмышы аша узды
Бөек Ватан сугышы Әмәкәй авылын да аямаган. Авылдан 380 кеше (шуларның алтысы — хатын-кыз) фронтка алына. 253 әмәкәйле яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Нибары 87 кеше, аның да 41 е гарипләнеп, туган якка әйләнеп кайту бәхетенә ирешә.Авылыбыздан 210 кеше Хәтер китабына кертелгән. Бүгенге көндә 5 ветеран исән.
   Авырлыклар чиксез иде. “Тылда да югалтулар чиксез булды, ачлык, ялангачлык һәм 1943 елның язында кар астында калган икмәк ашап , күпләр агуланып дөнья куйдылар.Кыска гына вакытта авызыннан, борыныннан кан китеп , һәр авылда көненә 4-5 әр, аннан да күбрәк кеше үлә.Күп кенә гаиләләрдә барысы бергә дә чирли, су кертер кешеләре калмый.Урын өстендә ятучылар кеше ярдәменә мохтаҗ булып тилмерәләр.Колхозда язгы кыр эшләре бара, авыл халкы шулай күпләп септик ангина белән җәфалана, сугыш кырында үлеп калган яки хәбәрсез югалганнар турында килеп торган хәбәрләр-барысы да авыл авыл халкының күңелен телгәли.
         Бу елларда Әмәкәй авылында да ,һәркайдагыча,бөтен эш,хуҗалыкны алып бару хатын-кызлар,карт-коры  һәм бала-чагалар җилкәсенә төшкән.Бөек Җиңүне якынайту өчен фидакарь хезмәт куйган Җинан Латыйпова, Мөнәвәрә Гайсина, Мәрзия Сәмигуллина, Мөнирә Мөбәрәкова, Фәһимә Гатина, Зәйтүнә Нуруллина, Наилә Газетдинова, Мәгъфүрә Хамбалова кебек хатын-кызларыбызны бүген олылап телгә алабыз.Илеш районының Чкалов, Актаныш районының  “Авангард” колхозы тиңелте җирдән түбәдән төшерелгән черегән саламны ташып, колхоз малларын саклап калганнар. Беткән атлар белән Әҗәкүл кабул итү пунктына кадәр ашлык илткәннәр.Ач-шәрә булганнар, тик сынатмаганнар- сыгылмаганнар.
         Сугыш елларында колхоз белән төрле җитәкчеләр идарә итә.1940 елда колхозны Муллаян Исламов кабул итеп ала.Ул фронтка алынгач, хуҗалыкка 1941 елның көзенә Әхмәтзәки Шәмсиев, , бераздан Газетдин Шабаев баш булып кала.1942 елда тагын яңа рәис –партия оешмасы секретаре Габделгабит Мәҗитов сайлана. 1943-45 елларда күмәк хуҗалык белән җитәкчелек  итү Пучы авылы активлары Шиһап Фәтхиев, Гәрдихан Шакиров өлешенә туры килә.1945 елда “Правда” колхозы белән идарә итү (1938 елдан шундый исемдә ) сугыш ветераны Фатих Салихов җаваплылыгына тапшырыла.Ул кабул итеп алганда колхозның 1800 га сөрүлек җире, 166 ат, 86 сыер, 223 сарык, 22 дуңгыз, 94 тавык, 4 умартасы була.
 Бөек Ватан сугышы тәмамланганга да инде ярты гасырдан күбрәк вакыт үтте, әмма халык ул вакытларны бугенгечә хәтерли, йөрәкләрдә ул сугыш китергән михнәтләр һаман саклана.






счетчик посещений