09 ноября 2011

Рухыбыз яңара


Быел да Ураза һәм Корбан гаетләре бик матур үтте. Мәчеттә узган Корбан гаетенә  күрше Әлмәт авылыннан да килделәр. Барысы 35 кеше җыелды. Хөснулла хәзрәт алдан ук  халыкка чакыру кәгазьләре таратты. Гает намазыннан соң,  мөфти Илдус хәзрәт, район мөхтәсибе Мөнир хәзрәтнең , район башлыгы Ришат Хәбиповның котлаулары  җиткерелде. Җирле үзидарә башлыгы Ринат Шагалиев, “Ык” агрофирмасының “Дуслык “ бүлекчәсе җитәкчесе Альберт Нәбиев та авылдашларын изге  Корбан гаете белән котлап, үзләренең теләкләрен җиткерделәр.Гает намазына  килүчеләр мәчеткә хәер салып, әрвахлар рухына дога кылдылар.. Авылда 10 гаиләдә корбан чалынды. Өлкәннәр чиратлап диярлек корбан ашына йөрде. “Ык” агрофирмасының “Дуслык “ бүлекчәсе корбанга үгез суйды һәм авыл халкын ашханәгә корбан ашына җыйды. Бәйрәм табынын  бүлекчә җитәкчесе Альберт Нәбиев һәм  җирлек җитәкчесе Шагалиев Ринат оештырды.
Авыл халкы , шулай ук читтә яшәүче авылдашлар  мәчет белән элемтәдә торалар,  ураза, корбан бәйрәмнәрендә хәер салалар. “Якупов Фәрит, Гайсина Равилә, Катмыш авылыннан Зөһрә апа Габделмәҗит кызы, Яңа Карамалыдан Нургалиева Гөлсинә, Зәйнетдинов Илгиз, Александр Степанович 500 әр сум, Нәбиев Сабирҗан 1000 сум хәер кертте.  Мубараков Илгиз һәрвакыт акчалата ярдәм күрсәтеп тора. Шулай ук Шәрипов Мияссәр, Хасанов Фидаиллар бәйрәм алдыннан мәчеткә кирәкле әйберләр  ясап бирделәр. Быел җәй зиратка бик матур итеп капка эшләнде. Бу эшне Латипов Хәлим, Насретдинов Фәрит һәм Мухамадиев Алмарислар башкарды. Игелекле гамәлләре өчен барысына да зур рәхмәтемне җиткерәм. Авылдашларны мәчеткә, җомга намазларына көтеп калам”,-ди Хөснулла хәзрәт.
Бүгенге көндә авылыбызның күрке булып торган “Рәмзи” мәчетенең иман йорты булып торуы, мәчеттә  дини чаралар уза башлавы, халыкның акрынлап дини якка игътибарлырак була баруы сөендерә генә.
Мәчеткә дин нигезләрен өйрәнергә, укырга йөри башларлар.Бу вакыйгалар Әмәкәйнең  дини тормышына яңа матур бер сәхифә буларак язылыр.

Комментариев нет:

Отправить комментарий

счетчик посещений