Мөслимнең "Мизгел" Яшьләр үзәгендә үткән шигърият бәйрәме чын мәгънәсендә әмәкәйлеләр бәйрәме булды.. Бәйрәмгә авылдашыбыз Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Исхакый премиясе лауреаты, язучы һәм шагыйрь, "Көмеш кыңгырау" балалар газетасының баш мөхәррире Факил Сафин һәм районыбызның күренекле язучы , шагыйрьләре кунак итеп чакырылган иде.
Кичәдә Мөслим җирлегендә яшәп иҗат итүче, танылган прозаик һәм драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев, А.Алиш исемендәге премия лауреаты, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, районның Зөлфәт исемендәге яшь иҗатчылар клубы җитәкчесе шагыйрә Лилия Садриева, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль- мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Солтанов Рушат Җәүдәтович, 5 китап авторы, ветеран укытучы Роза Хәбибуллина, Татарстанның атказанган укытучысы Роза Низамова, Зөлфәт клубы әгъзалары, шигырь сөюче укучылар, укытучылар, авыл китапханәчеләре катнашты.Бу кичә Факил абый Сафинның "Галәм күзе" дигән өр-яңа шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Факил абый, аның иҗаты турында бик матур, җылы сүзләр әйтелде. Роза апа Низамова (Гайсина) һәм Роза апа Хәбибуллина да Әмәкәй кызлары. Алар Факил абыйны яратып, якын итеп, үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Кичәнең беренче өлешендә Зөлфәт клубына йөрүче укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар . Аннары Әмәкәй мәктәбе укучыларына сүз бирелде. Алар Факил абыйның туган авылыбызга, аның кешеләренә багышланган шигырьләрен сөйләде. Кичә залда утыручы һәркем күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.
15 октября 2011
16 сентября 2011
“Кояшкай “ балалар бакчасы
“Кояшкай “ балалар бакчасы 1992 нче елда сафка баса. Бүгенге көндә 1 катнаш төркем эшли. Төркемдә 12 бала исәпләнә. Шакирянова И.И -мөдир, тәрбияче -
Валиева Г.А. Гайнетдинова Р.З.- кече тәрбияче, Хабибуллина Н.М.- пешекче.
Валиева Г.А. Гайнетдинова Р.З.- кече тәрбияче, Хабибуллина Н.М.- пешекче.
Тәрбияче Гөлләрия Вәлиеваны балалар арасында күрәсез. Гөлләрия Вәлиеваның авылыбызга багышланган шигырьләре белән сайтыбызның "Авылым турында шигырьләр" бүлегендә таныша аласыз.
22 августа 2011
Уңыш-2011
"Ык" агрофирмасының "Дуслык" бүлекчәсе басуларында да урып-җыю эшләре гөрли . Басулардан комбайннар урган икмәк амбарга кайтарыла. Ә амбар алдында икмәкне чистарту өчен, мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, җирле үзидарә, бухгалтерия хезмәткәрләреннән 3 сменада эш оештырылган. Көннәр шулай матур торса, урып-җыю эшләре тиз төгәлләнер, алла боерса!
01 августа 2011
27 июля 2011
12 июня 2011
Сабантуй- 2011
12 нче июнь көнне авылыбызда сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне авылыбызның имам-хатибы Хөснулла хәзрәт ачып җибәрде."Ык" агрофирмасының "Дуслык" бүлекчәсе җитәкчесе Илнур Зарипов игенчеләргә, ел дәвамында төрле өлкәләрдә тырыш хезмәт куйган һәркемгә рәхмәтен җиткерде, кыр батырларын бүләкләде.Район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Гөлдәмия Смелова якташларын бәйрәм белән котлады, ятим балаларны үз канатлары астына сыендырган гаиләләргә рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде.Авылдашларына район башлыгының да котлавын җиткерде.Аннан соң милли уеннар, спорт ярышлары башланды.Сабантуйның бизәге-ат чабышы белән татарча көрәш. Ат чабышында үзебезнең авыл егете Имай Әхмәтгалиев икенче килде. Ә сабантуй батыры исеменә Рөстәм Тимергалиев лаек булды. Көн салкынча булуга карамастан, авыл халкы чын күңелдән бәйрәм итте.
16 апреля 2011
Язгы ташу
Калмыя елгасының болай ярларыннан ташыганын язгы ташу чорында гына күрергә була. Элек аның суы шулай күп булгандыр. Хәзер инде елганың суы кимеп беткән. Җәйге эсседә су керердәй урыны да юк. Әлмәт авылы янында буа бусалар, авыл кешеләре су керергә, балык тотарга шунда баралар. Быелгы җәйләр ничек булыр?
Подписаться на:
Комментарии (Atom)