"Ык" агрофирмасының "Дуслык" бүлекчәсе басуларында да урып-җыю эшләре гөрли . Басулардан комбайннар урган икмәк амбарга кайтарыла. Ә амбар алдында икмәкне чистарту өчен, мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, җирле үзидарә, бухгалтерия хезмәткәрләреннән 3 сменада эш оештырылган. Көннәр шулай матур торса, урып-җыю эшләре тиз төгәлләнер, алла боерса!
22 августа 2011
01 августа 2011
27 июля 2011
12 июня 2011
Сабантуй- 2011
12 нче июнь көнне авылыбызда сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне авылыбызның имам-хатибы Хөснулла хәзрәт ачып җибәрде."Ык" агрофирмасының "Дуслык" бүлекчәсе җитәкчесе Илнур Зарипов игенчеләргә, ел дәвамында төрле өлкәләрдә тырыш хезмәт куйган һәркемгә рәхмәтен җиткерде, кыр батырларын бүләкләде.Район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Гөлдәмия Смелова якташларын бәйрәм белән котлады, ятим балаларны үз канатлары астына сыендырган гаиләләргә рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде.Авылдашларына район башлыгының да котлавын җиткерде.Аннан соң милли уеннар, спорт ярышлары башланды.Сабантуйның бизәге-ат чабышы белән татарча көрәш. Ат чабышында үзебезнең авыл егете Имай Әхмәтгалиев икенче килде. Ә сабантуй батыры исеменә Рөстәм Тимергалиев лаек булды. Көн салкынча булуга карамастан, авыл халкы чын күңелдән бәйрәм итте.
16 апреля 2011
Язгы ташу
Калмыя елгасының болай ярларыннан ташыганын язгы ташу чорында гына күрергә була. Элек аның суы шулай күп булгандыр. Хәзер инде елганың суы кимеп беткән. Җәйге эсседә су керердәй урыны да юк. Әлмәт авылы янында буа бусалар, авыл кешеләре су керергә, балык тотарга шунда баралар. Быелгы җәйләр ничек булыр?
08 марта 2011
Проектыбыз җиңү яулады
Укытучы проектларының Федераль бәйгесендә "Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә" проекты җиңү яулады. Проект өчен тавыш бирүдә катнашкан һәркемгә чиксез рәхмәтемне җиткерәм.
20 февраля 2011
Подписаться на:
Сообщения (Atom)