25 сентября 2010

Мине "татарин" дип языгыз!

2010 елның 14 октябреннән башлап 25 енә кадәр Бөтенроссия халык санын алу, ягъни җанисәп үткәреләчәк.Росстат кәгазьләренең бер генә пункты милләтебез өчен борчу тудыра. Сан алу кәгазенең 7 нче пункты кешенең милләтен билгеләячәк.
"Кадерле милләттәшләр! Олыгызга һәм кечегезгә- һәрберегезгә әйтәсе килгән сүзебез шул: зирәклек, җаваплылык һәм принципиальлек күрсәтегез- сан алуга битараф калмагыз! Сан алу кәгазен тутырганда бигрәк тә шуңа игътибар итегез: 7 нче пунктның "Ваша национальная принадлежность" дигән графасына үз кулыгыз белән ачык итеп, "татарин" я "татарка" дип языгыз яки яздырыгыз",- дип мөрәҗәгать итә Бөтендөнья татар конгрессы милләттәшләребезгә.

01 сентября 2010

Яңа уку елы белән!


Бүген мәктәпләрдә беренче кыңгырау чыңлады. Мәктәптә узган Белем бәйрәмендә район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Салахова Наилә Зәкиевна һәм район санэпидстанциясеннән Гүзәл Назгатовна, авыл җирлеге башлыгы Р.М.Шагалиев катнашты.

20 августа 2010

Рамазан айлары мөбарәк булсын!

Изге рамазан аенда ураза тотучылар өчен авыз ачтыру мәҗлесләре үткәрелә.Шундый ифтар мәҗлесе авылыбызның Рәмзи мәчетендә дә үткәрелде. Аны авылның мулласы Хөснулла хәзрәт оештырды. Авылдашларыбыз бу мәҗлескә бик теләп җыелдылар. Коръән сүрәләре укылды, вәгазь тыңланды.









11 августа 2010

Яр астында чишмә ага , челтер- челтер тавышы...


Җәй буе авыл халкы сусызлыктан интекте. Күп кешенең өйләренә кертелгән булса да, су урам колонкаларына да килеп җитмәде. Бигрәк тә өске урам кешеләре суга тилмерде.
Ярда электән үк халык су алган Кызыл яр чишмәсе бар иде.. Соңгы елларда чишмә файдаланылмый ятты. Муллагалиев Фикус чишмәне чистартып, су агарлык итеп ясады. Хәзер урамыбыз кешеләре рәхмәтләр укый-укый рәхәтләнеп су алалар.

03 августа 2010

Сайт кунаклары игътибарына

Авылыбызга багышланган блогка яңа бер бүлек өстәлде."Рәмзи мәчете" бүлегендә мәчетләр тарихы белән таныша аласыз. Гасыр башында авылда 3 мәчет була. Документларда 1811 нче елда гына 1 мәчет теркәлсә дә, 1762 нче елда ук яшәгән авылда мәчетнең булуы бәхәссез.

25 июля 2010

Шамкай бездә кунакта!

25 нче июль көнне мәдәният йортында авыл халкы рәхәтләнеп ял итте. Җырчылар Альбина Апанаева , Илгәрәй, биюче Алсу һәм Рәшит Шамкай катнашында зур концерт булды.Артистларның чыгышын халык бик яратып кабул итте. Мондый концертлар авылларда , бигрәк тә ерак районнарда ешрак булсын иде. Җыр-моңга сусаган халыкка бу заманда мондый чаралар бик кирәк.

22 июля 2010

Уракка төштеләр


Быелгы корылык бар кешене тирән борчуга салды. Авыл кешеләре су юклыктан зарлана. Яшелчә һәм бәрәңге бакчаларына карасаң, барысы да кызуга әлсерәп, көеп утыралар. "Быел бәрәңге булырмы?"- дип борчылабыз. Кырдагы игеннең бөртеге дә алтынга тиң. Шушындый кырыс һава шартларында игенчеләребез урып-җыю эшенә керештеләр. Быел да сынатмаслар, дигән ышанычта калабыз. Хәерле сәгатьтә , игенче!
счетчик посещений