
30 мая 2017
10 мая 2017
12 февраля 2017
Хәтер көне
Бүген Әмәкәй авылында Әфганстан территориясеннән совет гаскәрләре чыгарылуга 28 ел тулуга багышланган район күләм, юк, районара чаралар үткәрелде. Мөслим, Тукай, Сарман, Минзәлә районнары, Яр Чаллы, Бөгелмә, Чистай шәһәрләреннән килгән әфган сугышы ветераннары белән , район , хәрби комиссариат,авыл җирлеге җитәкчелеге, район җәмәгатьчелеге, әмәкәйлеләр катнашкан бу чаралар ихлас, җылы атмосферада үтте, һәркемне дулкынландырды, шатландырды, күзләргә яшь китерде. Чараларда катнашучылар әфган сугышында һәлак булган Илфар Фаррахов , кайткач арабыздан киткән бертуган Филис, Фаяз Исмагиловлар каберләренә чәчәкләр салдылар, өч бертуган Исмагиловлар йөртына истәлек элмә такта куюда катнаштылар.Әмәкәй мәктәбендә оештырылган бәйрәм табыны артында район мәдәният йорты үзешчәннәренең махсус концерт программасын карадылар, аларга кушылып үзләре дә җырладылар, истәлекләре белән уртаклаштылар. (Солтанов Р.Җ.) Чыганак: https://vk.com/id326642490
10 февраля 2017
"Яшьнәп яшә, җырлы халкым!" район смотр конкурсы
Әмәкәй авыл җирлеге үзенең һәвәскәрләре белән элек - электән дан тоткан төбәк. Ут чыгарып биюче егет,кызлары, моңлы җырчылары, дистәләгән баянда уйнаучылары, сәхнә тутырып уйнаган халык уен кораллары ансамбле белән тамашачы күңелен яулаган үзешчәннәргә элеккеге дан - шөһрәтне саклау, әлбәттә, җиңелләрдән түгел. Бүгенге чыгышлары белән дә алар сынатмадылар . Матур җырлары, биюләре, көлкеле чыгышлары тамашачы күңеленә хуш килде. Мөслимдә, Чаллыда яшәп иҗат итүче авылдашларының да алар белән чыгыш ясаулары ямь өстенә ямь булды.
Р.Җ.Солтанов. Чыганак:https://vk.com/id326642490
Р.Җ.Солтанов. Чыганак:https://vk.com/id326642490
25 сентября 2014
Табигатебезне саклыйк
Районыбызның экологик торышын яхшырту максатыннан агач утырту айлыгы игълан ителде. Бу чорда авыл җирлекләрендә , оешма-предприятие территорияләрендә агач утырту планлаштырыла. Әмәкәй авылы җирлегендә бу эш оешкан төстә башкарылды. Авыл җирлеге, мәдәният йорты һәм мәктәп коллективлары Сабантуй үткәрелә торган стадионда агач утырттылар. Киләсе ел Парк һәм скверлар елы булуын да искә алсак, бу өмә бик матур башлангыч булды.
16 сентября 2014
Сәнгатькә гашыйк гаилә
Авылыбызда җырга-моңга һәвәс, сәнгатькә гашыйк гаиләләр байтак. Шуларның берсе- Мирзаяновлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Мирзаянов Шәрипҗан Шакир улының нәсел җепләре Актаныш районы Табанлыкүл авылына барып тоташа. Әтисе кебек үк Шәрипҗан абый да укытучы һөнәрен сайлый. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, ул гомер буе география, физкультура, музыка фәннәре укытучысы булып эшли. Язмыш җиле кайларда гына йөртсә дә, аерылгысыз дусты- баянын кулыннан төшерми. Оста итеп баянда уйный , матур итеп җырлап та җибәрә! Гомере буе сәхнәдән төшми ул. Аның моңлы тавышы белән “Озата барма”, Яшь имәннәр”, “Зәңгәр күлмәк” не сузулары һаман да истә. Ләкин инде ничә еллар ул безнең арабызда юк. Ләкин үзеннән соң ул сәнгатькә гашыйк балаларын, оныкларын калдырып китте. Хәзер алар әтиләре , бабалары кебек сәхнәдән җыр сузалар, өздереп бииләр. Бәлки киләчәктә Мирзаяновлар нәселендә Шәрипҗан абый кебек өздереп гармунда уйнаучы оныклар да булыр әле!
Гөлсинә апа гомерен балалар укытуга, тәрбияләүгә багышлый. Әмәкәй урта мәктәбендә озак еллар тарих фәнен укыта. Лаеклы ялга чыккач та, кул кушырып утырмый, элеккечә актив тормыш эшчәнлеген дәвам итә. Мәдәният йортында ин актив үзешчәннәрнең берсе ул. Инде 25 елдан артык тарихы булган “Сәйлән” уен кораллары ансамблендә мандолинада уйный, төрле кичәләрдә, фольклор күренешләрдә катнаша, оста итеп спектакльләрдә уйный. Шуның өстенә ул кул эшләре, тәмле камыр ашлары остасы да әле. Аның төрле җепләрдән бәйләп ясалган чәчәкләре, бәйләнгән картиналары күз явын алырлык, өй эчендә затлы бизәк булып утыралар. Балаларына, оныкларына, туганнарга, таныш-белешкә бәйләп биргән башмаклар, носкилар, кофта, шәлләрнең саны исә бихисап! Ә ул пешергән чәк-чәкләр, гөбәдия, пирог, бәлешләр һәр табынның күрке булып торалар. Менә шундый оста, уңган булган безнең Гөлсинә апабыз.
Ландыш Нәбиева, мәдәният йорты директоры
30 августа 2014
Рөстәм Миңнеханов: "Гаилә- дәүләт нигезе ул"
Республика көне алдыннан Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү мәҗлесе узды. Кунакларны бәйрәм белән Рөстәм Миңнеханов үзе котлады. Мондый тантана Татарстанда беренче мәртәбә үткәрелде. Һәм анда 54 гаилә чакырылган иде. Безнең районнан бу үзенчәлекле бәйрәмдә Әмәкәй авылыннан Миләүшә һәм Мияссәр Шәриповлар хөрмәтләнде. "Тәүфыйкълы һәм тырыш балалар үстерүче, татау яшәүче үрнәк гаиләләр буларак сез дә республика үсешенә үз өлешегезне кертәсез",- диде Президент мәҗлес кунакларына. Рөстәм Миңнеханов республиканың иң яхшы гаиләләрен, аларның ил үсешенә керткән өлешләрен ешрак күрсәтергә өндәде. Кабул итү мәҗлесенең рәсми өлешеннән соң , Татарстан мәдәнияте осталары концерты булды. Миләүшә һәм Мияссәр Шәриповлар шундый зур чарада хөрмәтләнгәннәре өчен республика һәм район җитәкчелегенә чиксез рәхмәтләрен җиткерә.
("Авыл утлары" газетасыннан. 29.08.2014.)
Подписаться на:
Сообщения (Atom)