Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар уза. Әмәкәйдә узган халык җыенында район башлыгы Рамил Муллин катнашты. Район сәнгать мәктәбенең Рунар Шәяхметов җитәкчелегендәге тынлы уен кораллары оркестры чыгышын халык бик яратып карады. Рамил Хәмзович хөкүмәт программалары кысаларында район күләмендә башкарылган төзекләндерү эшләре белән таныштырды. Әмәкәй авылында да юллар күтәртелеп, гравий җәелде, мәдәният йортының фасады ремонтланды, инвалидлар өчен пандус эшләнде. Мөмкинлектән файдаланып, халык үзен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте, башкарылган эшләрне бәяләп, рәхмәтен җиткерде.
28 августа 2014
16 августа 2014
Яшьләр көне
Районыбызда Яшьләр көннәре үткәрү матур традициягә әверелде. Бу бәйрәмне Әмәкәй мәдәният йорты хезмәткәрләре дә оештырды. Мөслимнән, якын-тирә авыллардан җыелган яшьләр авыл халкы белән берлектә мәдәният йорты каршында күңел ачтылар. Тат.Бүләр, Октябрь, Әмәкәй авылы яшьләре, район мәдәният йорты үзешчәннәре концерт номерлары белән чыгыш ясады. Кичәне Тат.Бүләр авылыннан КФУ талибәсе Нәҗипова Эльвина алып барды. Төрле уеннар җыр-бию белән бергә үрелеп барды.
09 июня 2014
Саумы, июнь — сабантуйлар ае!
Сабантуй –
безнең көтеп алган зур милли бәйрәмебез. Аның бик борынгыга киткән тирән
тамырлары бар. Шуңа ул буыннырдан буыннарга күчеп яши, һаман яшь, һаман матур
булып кала бирә.
Сабантуй ул безнең өчен елга бер килә торган
күңел ачу көннәре генә түгел. Узган Сабантуйлар хатирәсе, яңа
Сабантуйларны көтеп алу хисләре безнең күңелләребездә гомер буе
тылсымлы бер көч булып яши. Бу көч безне ерак җирләрдән туган авылыбызга алып
кайта, туган як һавасын күкрәк тутырып суларга чакырып тора.
Шау-гөр килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары.
Котлы булсын, милләттәшләр,
Әмәкәй Сабантуйлары!
Шау-гөр килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары.
Котлы булсын, милләттәшләр,
Әмәкәй Сабантуйлары!
15 мая 2014
28 апреля 2014
01 апреля 2014
“Без тормыштан матуррак” - әдәби-музыкаль кичә
Әдип, фән һәм җәмәгать эшлеклесе,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Көмеш кыңгырау” газетасы баш мөхәррире Факил Миңнемөхәммәт улы Сафинга 60 яшь тулды. Шушы юбилейга багышлап, 27 нче март көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында юбилей кичәсе булып узды. Якташыбызны тәбрикләүдә авылыбыздан мәктәп директоры Минныразиев И.М., хуҗалык җитәкчесе Нәбиев А.М., хезмәт ветераны Шәйхәйдәрова К.Б., укытучы Хәкимова Г.Ш., 11 сыйныф укучысы Шамс Айдар катнашты, укучылар әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр.
22 марта 2014
Блогыбыз Халыкара "Татар авыллары тарихы" конкурсында
Авылыбызга багышланган блогыбыз, Халыкара "Татар авыллары тарихы" иҗади һәм тикшеренү эшләре конкурсында катнашып, җиңү яулады. Авылыбыз тарихына битараф булмаган якташларыбызга, дөньякүләм таралган блогыбыз кунакларына, кулланучыларга, конкурсның жюри әгъзаларына чиксез рәхмәтлебез.
Подписаться на:
Сообщения (Atom)