Әдип, фән һәм җәмәгать эшлеклесе,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Көмеш кыңгырау” газетасы баш мөхәррире Факил Миңнемөхәммәт улы Сафинга 60 яшь тулды. Шушы юбилейга багышлап, 27 нче март көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында юбилей кичәсе булып узды. Якташыбызны тәбрикләүдә авылыбыздан мәктәп директоры Минныразиев И.М., хуҗалык җитәкчесе Нәбиев А.М., хезмәт ветераны Шәйхәйдәрова К.Б., укытучы Хәкимова Г.Ш., 11 сыйныф укучысы Шамс Айдар катнашты, укучылар әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр.
01 апреля 2014
22 марта 2014
Блогыбыз Халыкара "Татар авыллары тарихы" конкурсында
Авылыбызга багышланган блогыбыз, Халыкара "Татар авыллары тарихы" иҗади һәм тикшеренү эшләре конкурсында катнашып, җиңү яулады. Авылыбыз тарихына битараф булмаган якташларыбызга, дөньякүләм таралган блогыбыз кунакларына, кулланучыларга, конкурсның жюри әгъзаларына чиксез рәхмәтлебез.
25 февраля 2014
"Җырлы халык бездә, моңлы халык" исемле район смотр-конкурсы
Получите собственный
"2014 нче ел- мәдәният елы" кысаларында авыл җирлекләре үзешчән сәнгатьтә катнашучыларының "Җырлы халык бездә, моңлы халык" исемле район смотр-конкурсы бара. Әмәкәй авылы җирлеге үзешчәннәре районыбызның Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында уңышлы чыгыш ясады.
02 февраля 2014
Язучылар белән очрашу
Авылыбыз бик зур булмаса да, аннан
чыккан талантлы, күренекле кешеләребез бар. Мондый кешеләргә мисал итеп, мин
авылыбыз күрке булган, үз таланты белән меңләгән кешеләрнең күңелен яулаган
Факил абый Сафинны китерер идем.
Факил абый Сафинга 2 нче гыйнвар көнне 60 яшь тулды. Әле 60 яшь тулса да, ул
япь-яшь, матур, шат күңелле.
Юбилее уңаеннан, Факил абый Сафинны зурлап очрашуга
чакырдык. Ул туган авылы Әмәкәйдә, талантлы яшь язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән
кунакта булды. Әлбәттә, барыбыз да аларның килүен зарыгып көттек. Факил абый үзе дә бу очрашуны көтеп алгандыр, чөнки
бу мәктәптә аның балачагы узган һәм шушы мәктәптә ул укытучы булып та эшләгән. Мәктәпкә дә,
мәдәният йортына да , аны яратканга, хөрмәт иткәнгә, авылдашлар күпләп
килделәр.
Факил абый белән очрашу бик
кызыклы һәм матур булды. Факил абыйдан интервью алганда, ул үзенең балачагы, олы тормыш
юлына аяк басуы, беренче тапкыр каләм тотуы турында да бик кызыклы итеп
сөйләп бирде, кайчак шаярткалап, балаларнын
күңелен дә күтәрде.
Янында утырган Айгөл Габдулла кызы
Әхмәтгалиева да, Факил абый турындагы яхшы фикерләре белән уртаклашты. Белгәнебезчә,
Факил абый бүген “Көмеш кыңгырау”газатасының баш мөхәррире. Айгөл Әхмәтгалиева “Мәйдан”
журналы редакциясендә Факил абый белән
бергә эшләгән вакытларын шундый горурланып, рәхәт итеп, җылы хисләр
белән яратып сөйләде. Факил абыйның эзләнүчән, таләпчән, гадел җитәкче булуын,
шул ук вакытта олы йөрәкле, аталарча кайгыртучан, изге күңелле , искиткеч
күпкырлы талант иясе булуын искәртте. “М.Мәһдиев булганга, дөньяда Гөберчәк
авылы барлыгын, Факил Сафин булганга, Әмәкәй авылы барлыгын беләбез. Ул Әмәкәй
авылын бөтен дөньяга танытты”,-диде ул.
Очрашуга Факил абый эшләгән Тат.
Бүләр һәм Октябрь мәктәпләреннән дә кунаклар килгән иде. Алар да үзләренең изге
теләкләрен җиткерделәр. Классташлары Гүзәлия апа һәм Хөснулла абый
Хәмидуллиннар, хезмәттәше Хәкимҗан абый Гарифуллин, хезмәт ветераны Клара апа
Бакирова азагында Факил абый үзенең кызыклы китапларын, “Көмеш кыңгырау”газетасын мәктәпкә
бүләк итеп калдырды. Укучылар өчен бу бик зур бүләк булды.
Кич белән авыл халкы мәдәният йортына җыелды.Анда
районыбыздан кунаклар да килде. Район башлыгы урынбасары Рушат Солтанов, спорт
һәм яшьләр бүлегеннән И.Яппаров, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, язучы Фоат Садриев, җирлек җитәкчеләре Факил абыйга
үзләренең җылы сүзләрен җиткерделәр. . Авылдашлары, классташлары, күршеләре
истәлекләр белән уртаклаштылар. Кичәдә
укучылар һәм укытучылар тарафыннан Факил абыйның шигырьләре, җырлары яңгырады.
Мурзина Илүзә, 9 сыйныф укучысы
21 января 2014
Мәүлид бәйрәме
03 января 2014
10 октября 2013
Тормышыбыз бизәге сез, өлкәннәр!
Картаямени сон
йорәк
Маңгайлар сырланса
да...
Әмәкәй авылында
өлкәннәр ункөнлеге бик матур үтте.Урта мәктәптә һәм балалар бакчасында эшләп,
лаеклы ялга чыккан өлкәннәр өчен мәктәптә бай эчтәлекле бәйрәм тантанасы
булды.Укучылар һәм укытучылар коллективы һәр ветеранга багышлап концерт
номерлары күрсәтте, аларны чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр белән
зурладылар.Аннары бәйрәм мул табын артында дәвам итте.Өлкәннәр үзләре дә җырлап
күнел ачтылар.
Декада ахырында авыл ашханәсендә дә бик зур бәйрәм булды. Чараны "Ык" агрофирмасының "Дуслык" бүлекчәсе мәктәп коллективы бергәләп оештырды. Бәйрәмнең рәсми өлешендә хуҗалык җитәкчесе Альберт Нәбиев, өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен юллады.Укучылар һәм укытучылар өлкәннәргә багышлап узләренең матур җырларын бүләк иттеләр. һәр өлкән буын вәкиле яшьлек җырларын тыңлап, мизгелгә генә, уйда гына булса да үзләренең яшь чакларына кайтып килә алды. Мөлаем апалар, әбиләрнең йөзләреннән бөркелгән канәгатьлек хисе шуның турында сөйли иде.
Декада ахырында авыл ашханәсендә дә бик зур бәйрәм булды. Чараны "Ык" агрофирмасының "Дуслык" бүлекчәсе мәктәп коллективы бергәләп оештырды. Бәйрәмнең рәсми өлешендә хуҗалык җитәкчесе Альберт Нәбиев, өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен юллады.Укучылар һәм укытучылар өлкәннәргә багышлап узләренең матур җырларын бүләк иттеләр. һәр өлкән буын вәкиле яшьлек җырларын тыңлап, мизгелгә генә, уйда гына булса да үзләренең яшь чакларына кайтып килә алды. Мөлаем апалар, әбиләрнең йөзләреннән бөркелгән канәгатьлек хисе шуның турында сөйли иде.
Өлкәннәр хөрмәтенә яңгыраган җырлардан
күзләрендә яшь тамчылары ялтыраса да, аларның күңелләре шат иде.Үзләре дә күңел
ачтылар: җырладылар да, биеделәр дә. Альберт Нәбиевның өздереп гармунда уйнавы,
өлкәннәребез Зөһрә, Клара, апаларның җырлавы бәйрәмгә тагын да ямь бирде. Г.
Вәлиева, Р.Әхмәтгалиева, Р. Фаррахова, Н.Насретдинова , Л.Нәбиева әзерләгән
тәмле ашларны авыз итә-итә, бик озак чөкердәштеләр өлкәннәр.
Подписаться на:
Сообщения (Atom)