Әлеге егетләр - Әмәкәй урта мәктәбе укучылары, уку алдынгылары Шакирянов Инсаф, Вәлиев Илнар һәм Фаррахов Радик. Әти-әниләренә охшап, хезмәт сөючән егетләр җәйге каникулны да бушка үткәрмиләр. Алар , каникулга чыкканнан бирле, "Ык" агрофирмасының "Дуслык" бүлекчәсендә терлекчелек фермасында хезмәт куялар. Илнар белән Радик буаз таналар, Инсаф сыер көтүе көтә.Афәрин, егетләр! (В.Газетдинова фотосы)
24 августа 2012
12 августа 2012
01 августа 2012
Таныш булыйк!
Фотода мөлаем елмаеп торучы сөйкемле ханымнар - Әмәкәйдә генә түгел, район халкына да билгеле ветеран укытучылар Хәмидуллина Гүзәлия Хавис кызы (сулда) һәм Мирзаянова Гөлсинә Шәехҗан кызы. Лаеклы ялдагы бу тынгысыз затлар кышкы чорда район мәдәният бүлеге үткәргән смотр-концертта катнашып, барлык район үзешчәннәрен күркә маенда пешкән тәбикмәкләре белән сыйлаганнар иде. Әле дә тик ятмыйлар-яздан бирле "Ык" агрофирмасының "Дуслык" бүлекчәсе игенчеләрен тәмле аш-сулары белән сөендерәләр. Алар бүген аеруча шат, чөнки 2012 ел уңышында аларның да лаеклы өлеше бар. (Виктория Газетдинова, "Авыл утлары" газетасыннан)
13 июня 2012
Кыр батырлары
Районыбыз үзәгендә үткән Сабантуйда кыр батырлары да хөрмәтләнде. Алар арасында инде өченче ел кыр батыры булган авылыбыз уңганы Хәкимов Фәндүс Хәмит улы да бар. "Авыл хуҗалыгы өлкәсе борынгыдан кешелек дөньясы өчен иң кирәкле һәм игелекле өлкә булып санала. Чөнки, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән һәркем илебез табынын баетуга, өстәлләребезне сыйлы итүгә үзенең зур хезмәтен куя. Сез дә үзегезнең тынгысыз, тырыш хезмәтегез белән районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерүдә, райондашларыбызның табыны муллыгын арттыруга үз өлешегезне кертәсез. Фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Киләчәктә дә районыбыз, илебез табыны муллыгын арттыруга үзегездән лаеклы өлеш кертерсез дип ышанам.."( Мөслим муниципаль районы Башлыгы Р.Р.Хәбипов котлавыннан)
12 июня 2012
10 мая 2012
Җиңү көне
Бөек Җиңүнең 67 еллыгы авылыбызда зурлап билгелзп үтелде.Обелиск янында уздырылган митингка сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Мәктәп укучылары Җиңү көненә багышланган монтаж куйдылар. Сугыш кырларында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә веноклар салынды.
01 мая 2012
Карга боткасы
Галимнәр раславынча, "Карга боткасы", икенче төрле әйткәндә, "Карга туе" йоласын үткәрү борынгы төрки бабаларыбызның мәҗүси ышануларына бәйле. Алар табигатьнең уянуын кара каргалар килүгә бәйләп аңлатканнар. Җылы, матур көннәрне нәкъ менә шул кошлар алып килә, алар килгәч сабанга төшәргә, игеннәрне чәчә башларга мөмкин, дип, каргаларны изге кошка санаганнар. "Карга боткасы" йоласын үтәп, алар көзге муллыкны, ашлы киләчәкне юраганнар, сабанга төшәр алдыннан бәйрәм ясап, күңелләрен күтәргәннәр. Бала-чагаларның, такмаклар әйтешә-әйтешә, барлык кешеләрдән хәлдә барынча ярма, тоз, май, йомырка җыеп, аннары бергәләшеп инеш буенча төшеп яки яр башында зур казан асып, иң оста хуҗабикәдән ботка пешертүләрендә тирән мәгънә бар. "Карга боткасы" төрле авырулардан дәва булып та саналган. Авылыбызның мәдәният йорты каршында быел шундый бәйрәм үткәрелде. Менә тирә-юньгә төтен исе таралды. Учак ягып, зур казан асып җибәрделәр. Бераздан тәмле ботка исе борыннарны кытыклый башлады. Кулларына тәлинкә белән кашык тоткан балалар учак тирәсен әйләндереп алды. Ә ботка пешерүнең ысулы гади икән: төрле ярмаларны бергә кушып, бераз суда тотасың да зур казанга саласың. Учак ялкынында телеңне йотарлык тәмле булып пешә. Богыр-богыр ботка пешә, Уртасына ак май төшә. Яу, яңгырым, яу, яу. Яу, яу, яңгыр, яу! Яу, яу, яңгыр, яу!
Подписаться на:
Сообщения (Atom)