26 марта 2012
"Айлы кичле аулак өйләргә гармун моңы кергән сызылып..."
Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Айлы кичле аулак өйләргә гармун моңы кергән сызылып..." исемле район конкурсы үтте.Бу конкурста авылыбыз үзешчәннәре бик матур чыгыш ясадылар. Район күләмендә 1 урынга лаек булдылар.
10 марта 2012
25 февраля 2012
04 февраля 2012
Мәүлид бәйрәме
Рабигүл әүвәл аеның 11 нче киче – Ислам дөньясында зур тантана. Бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу төнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләлләһү галәйхи вә сәллләм дөньяга килгән.
Мәүлидин-Нәби (гар. مَوْلِدُ آلنَبِيِّ) – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туу көнен бәйрәм итү . Раббигыль-әүвәл аеның 11 көнендә билгеләнә. Бәйрәм бер ай дәвам итә. Кайсыбер мөселман илләрендә бөек бәйрәм буларак үткәрелә.
20 гыйнвар – Һиҗрәт кичәсе көне. Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм аның сәхабәләренең туган шәһәрләре Мәккәдән (Ясриб) Мәдинә шәһәренә мәҗбүри күчеп киткән, һиҗрәт иткән көн. Шушы көннән, ягъни 622 елның 16 июль көненнән башлап, мөселман ел исәбе – һиҗри ел исәбе башлана.
4 февраль – Мәүлид бәйрәме. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Бу изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, хәер-садака (зәкят) өләшенә. Күп кенә мөселман илләрендә факеллар һәм фонарьлар кабызып, тантаналы мәрасимнәр уздырыла. "Мәүлид” сүзе гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә туу, ягъни Пәйгамбәребез Мәхәммәд дөньяга килгән дигәнне аңлата. Ул шушы айның 11 нче төнендә туган ( миляди белән 570 елның 27 апрелендә). Аллаһы тәгалә аңа Кәръән иңдерде, Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә вә бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә, аның шәфәгатен өмет итеп салаватлар әйтелә. Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре аңа пәйгамбәрлек бирде. Ул, Аллаһы Тәгаләнең иң якын Илчесе буларак, тугры юлны, дөнья вә ахирәттә мәңгелек бәхет-сәгадәткә, рәхәткә ирешү юлын Ислам дине аша күрсәтте, изгелеккә өйрәтте, яхшылык белән яманлыкны, матурлыкны танытты. Коръәндәге аятъләр-безгә дәлил, безгә хөкем.
Соңгы елларда Мәүлид бәйрәме мәчетләрдә, мәдәният үзәкләрендә массакүләм төстә үткәрелә башлады. Безнең Әмәкәй авылындагы Рәмзи мәчетендә дә Мәүлид бәйрәме үткәрелде.Бәйрәмне авылыбызның имамы Хөснулла хәзрәт алып барды. Гүзәлия Хәмидуллина, Гөлсинә Мирзаянова, Гөлнира Вәлиева, Гөлнара Хәкимовалар бәйрәм турында сөйләделәр, бәет, касыйдәләр укыдылар, Бания Муллагалиева исә мөнәҗәтләр укыды. Аннары ңомга намазы укылды.
Хөрмәтле авылдашлар! Мәчеткә , җомга намазларына йөрик, кылган гамәлләребез, ниятләребез яхшылыкка гына булсын!
30 января 2012
Үзешчәннәребез сәхнәдә!
.Мәдәният йорты директоры Гөлнира Вәлиева, әле күптән түгел генә эшли башласа да, клубка җан кертте. Яңа ел бәйрәме бик күңелле үтте. Илгизәр Шамс, Әлфия һәм Дилшат Латыйповлар, Алсу Мухамадиева, Гөлнара Хәкимова, Илдар Мөбәрәковлар матур җырлары белән күңелләргә бәйрәм рухы өстәделәр.
Ә бүген исә авылыбыз үзешчәннәре Гөлшат Зәйнашеваның "Күктән төшкән кияү" комедиясен сәхнәләштерделәр. Гөлләрия Вәлиева, Марат Аглиев, Таһир Фаррахов, Гөлшат Зарипова, Виктория Газтдинова, Илмир Вәлиев, Гөлнира Вәлиеваларның уйнауларын халык яратып кабул итте.Булдырасыз, әмәкәйлеләр!
Ә бүген исә авылыбыз үзешчәннәре Гөлшат Зәйнашеваның "Күктән төшкән кияү" комедиясен сәхнәләштерделәр. Гөлләрия Вәлиева, Марат Аглиев, Таһир Фаррахов, Гөлшат Зарипова, Виктория Газтдинова, Илмир Вәлиев, Гөлнира Вәлиеваларның уйнауларын халык яратып кабул итте.Булдырасыз, әмәкәйлеләр!
07 января 2012
2012 ел – Аждаһа елы
Гомеребезнең 365 көнен
алган 2011 ел да артта калды.Кемнәрнедер бәхетле иткән, уңыш, җиңү
алып килгән, икенчеләргә борчу-мәшәкать, кайгы-хәсрәт, югалтулар
китергән Куян елы тарихка кереп калды. Аңа алмашка Аждаһа елы килде. Ул 23 январьдан башланып, 2013 елның 9 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Сөенечең белән кил,Яңа ел!
Россия тарихы елы
2012 ел илдә Россия тарихы елы итеп игълан ителде.Татарстанда соңгы елларда тарихи мирасыбызны саклауга игътибар аеруча көчәйде. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне шәхсән үзе ныклы контрольгә алды. Димәк, быел тарихыбызны барлауга, аны киләчәк буыннарга саклап калдыруга тагын да зуррак әһәмият биреләчәк.
2012 ел – татар халкының милләт буларак оешуына, дин-ислам юлына чыгуына сәбәпче булган зур тарихи вакыйгаларның юбилейларына бай ел.
Йолдызлар ни сөйли?
Астрологлар фаразлаганча,Аждаһа елы
иң кызыклы идеяләреңне, башлангычларыңны тормышка ашыру өчен дә менә
дигән чор икән. Аҗдаһа елында туганнар өчен (1928, 1940, 1952, 1964,
1976, 1988, 2000 елгылар) зур үзгәрешләр елы булачак. Аларның
дәрәҗәләре үсәчәк, уңыш киләчәк, эшлекле яңа элемтәләргә керәчәкләр.
Аждаһаларга елның икенче яртысында табыш килүе мөмкин.
Россия тарихы елы
2012 ел илдә Россия тарихы елы итеп игълан ителде.Татарстанда соңгы елларда тарихи мирасыбызны саклауга игътибар аеруча көчәйде. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне шәхсән үзе ныклы контрольгә алды. Димәк, быел тарихыбызны барлауга, аны киләчәк буыннарга саклап калдыруга тагын да зуррак әһәмият биреләчәк.
2012 ел – татар халкының милләт буларак оешуына, дин-ислам юлына чыгуына сәбәпче булган зур тарихи вакыйгаларның юбилейларына бай ел.
Йолдызлар ни сөйли?
Астрологлар фаразлаганча,
“Кыш белән бәйле сынамышлар да
халык арасында зур урын тота.
- Кыш күп карлы булса, җәй яңгырлы булыр.
- Кыш көне болытлар юлланып торса, җәй җылы булыр.
- Кышның төньяк бураннары ашлык җыйганда яңгыр китерер.
- Көн озая башлагач, ягъни әлеге чорда бәс төшсә, җәй ашлык чәчкәндә чык булыр.
- Гыйнварның унында бәс төшсә, җәй яңгырлы килер. (Ягъни бу көнне игътибарлы булыгыз, бәс бармы, юкмы. Безнең киләчәк уңыш шуңа бәйле.)
- Гыйнварның егерме дүртендә булса аяз, бик нәфис килер яз.
- Алтысында тулы ай, язгы ташу суга бай". Илдус Фазлетдинов.
30 декабря 2011
Үзенчәлекле герой
Районыбызда чыгып килүче "Авыл утлары" газетасына быел 80 ел. Шул уңайдан газета редакциясе район мәгълүмат чараларында ел дәвамында нинди дә булса эз калдырган кешеләр, авторлар арасыында иң-иңнәрен билгеләгән. "Үзенчәлекле герой " номинациясендә авылыбызның хөрмәтле кешесе Фатыйх ага Салихов җиңүче дип табылган. "Бу номинациядә җиңүчене без радио, телевидение, газетада урын алган язма һәм тапшыру геройлары арасыннан эзләдек. Һәм бертавыштан 43 ел колхоз рәисе булып эшләгән , шуның 40 елдан артыгын Әмәкәй туфрагына тир тамызып үткәргән , данлыклы "Правда" колхозын барлыкка китергән иң абруйлы җитәкчеләрнең берсе, Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх Салиховны билгеләдек. Аның турында газетабызның май ае саннарында Дания Заһидуллинаның "Ветеран һәм аның язмышы" исемле күләмле язмасы дөнья күрде. Фатыйх ага- чыннан да, үзенчәлекле шәхес, чын җир кешесе. Тормышында бик күп катлаулы ситуацияләргә юлыгырга туры килсә дә , үзенең көчле характеры, хезмәтенә, куйган максатларына тугрылыгы аркасында, күп нәрсәгә ирешә ул. Иң мөһиме- халыкның тирән ихтирамын, мәхәббәтен яулый." Котлыйбыз Сезне, Фатыйх ага!
Подписаться на:
Комментарии (Atom)








