16 апреля 2011

Язгы ташу

Калмыя елгасының болай ярларыннан ташыганын язгы ташу чорында гына күрергә була. Элек аның суы шулай күп булгандыр. Хәзер инде елганың суы кимеп беткән. Җәйге эсседә су керердәй урыны да юк. Әлмәт авылы янында буа бусалар, авыл кешеләре  су керергә, балык тотарга шунда баралар. Быелгы җәйләр ничек булыр?

08 марта 2011

Проектыбыз җиңү яулады

Укытучы проектларының Федераль бәйгесендә "Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә" проекты җиңү яулады. Проект өчен тавыш бирүдә катнашкан һәркемгә чиксез рәхмәтемне җиткерәм.

20 февраля 2011

Котлыйбыз!

Әмәкәйлеләр спорт ярышларында да сынатмыйлар. 19 нчы февраль көнне районыбызда авыл җирлекләре командалары арасында 21 кышкы спартакиада ярышларының финалы үтте. Бу ярышларда безнең команда 2 урын яулады. Спортчыларыбызны бу җиңүләре белән котлыйбыз!

16 февраля 2011

Батырлар онытылмыйлар

15 нче февраль-Хәтер көне। Без бу көнне Әфганстанда һәлак булган сугышчы- интерационалистларны искә алабыз. Шул уңайдан быел да әфган җирендә батырларча һәлак булган авылдашыбыз Илфар Рәмзи улы Фаррахов һәм әфганчы Фаяз Фидаил улы Исмәгыйлов каберләренә чәчәкләр куелды, укучылар көче белән аларның каберләре кардан чистартылды.Бу чарада хакимият башлыгы урынбасары Р.Җ.Солтанов, әфганчы якташларыбыз, укучылар һәм укытучылар катнашты.

18 января 2011

Безнең блог- федераль бәйгедә!

Сайт кунаклары һәм авылдашларыбыз игътибарына! Безнең блогыбыз интернет- проектларның федераль бәйгесендә катнаша.

03 января 2011

Яңа еллар алып килсен безгә сөенечләр, бәхет-шатлыклар!


Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары, авылдашлар! Менә Яңа - 2011 нче елга да аяк бастык. Яңа елга без узган елда кылган игелекле гамәлләребезне барлап, киләчәккә матур өметләр, якты хыяллар белән атлап кердек.Яңа 2011 нче ел Сезнең барлык өметләрегезне акласын, игелекле ниятләрегезне гамәлгә ашырсын, тормышыбызга муллык, гаиләләребезгә иминлек, барыбызга да сәламәтлек һәм бәхет китерcен!
Туган көнегез белән!
Яңа елга аяк баскач, якташыбыз язучы һәм шагыйрь Г.Исхакый премиясе лауреаты, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Факил абый Сафинның туган көне булып узды.
Хөрмәтле Факил абый! Сезне гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, бәхет-шатлыклар, гаилә иминлеге, сәламәтлек, бетмәс энергия телибез. Һәр яңа көнгә сөенеп, тормышның үзеннән көч, дәрт алып, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәгез.
Сәламәтлек ташламасын Сезне,
Сабырлык та читкә китмәсен.
Якты уйлар белән каршылагыз
Өмет тулы хезмәт иртәсен.

18 ноября 2010

Корбан бәйрәме

Авылыбызда Корбан бәйрәме бик матур үтте.Рәмзи мәчетендә иртәнге намаздан соң имам Хөснулла хәзрәт халыкны бәйрәм белән котлады, һәр гаиләгә бәхет- шатлыклар, тынычлык һәм бәрәкәт теләде. Аннан соң Гает намазы укылды.Авылда корбан чалдыручылар да булды.Ашханәдә бәйрәм табыны әзерләнеп, мәҗлес үткәрелде.
счетчик посещений